
Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйды. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
966 елда куелган һәйкәл Казан Кремленең көньяк фасадында, 1 Май мәйданында урнашкан. Монумент Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты — патриот шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә куелган. Муса Җәлил 1944 елда нацистлар төрмәсендә җәзалап үтерелә.
Бүген һәйкәл янына почетлы каравыл куелды, Советлар Союзы Герое — шагыйрь истәлеген хөрмәтләү өчен җәмәгатьчелек вәкилләре, мәктәп укучылары килде.
Искәртәбез, 15 февраль — Муса Җәлилнең туган көне.
(«Татар-информ»)
Яңа комментарий өстәргә