Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Җәлил рухына баш иеп

Чаллы шәһәренең Муса Җәлил проспектында урнашкан Җәлил һәйкәле янында татар халкының каһарман улын искә алу тантанасы булды. Бирегә укучы балалар, укытучылар, язучылар, шагыйрьләр, шәһәр җитәкчелеге вәкилләре, шагыйрьнең иҗатын яраткан, шәхесен хөрмәт иткән шәһәрдәшләребез җыелган иде.

Чараны Муса Җәлил исемендәге  үзәк китапханә  хезмәткәре  Роза Хәмидуллина герой-шагыйрьнең “Җырларым” шигыре белән ачып җибәрде. Аннан соң сүз Чаллының Комсомол  районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Татьяна Скибинага һәм Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафинга бирелде. “Һәр елны, көн нинди булуга карамастан,  без бирегә җыелабыз. Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алабыз, халкыбызның йөз аклыгы булган шагыйребез белән горурлану хисләре кичереп, үзебезнең иң ихлас сүзләребезне Җәлил рухына багышлыйбыз”, диде Факил Сафин үз чыгышында һәм бу чарага махсус атап язылган яңа шигырен укыды.

Шигъри митингта мәктәп укучылары Муса Җәлилнең шигырьләрен яңгыратты,  Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Әнвәр Шәрипов, Айрат Суфиянов, Зөләйха Минһаҗева исә гамь һәм ялкын белән сугарылган үз әсәрләрен укыдылар. Ветеран композитор-җырчы, язучы Рубис Зарипов, үз чиратында, Җәлилнең батырлыгы, аның үлмәс шигырьләре яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен тиңдәшсез үрнәк булуын әйтте һәм бирегә килүче балаларга, укытучыларга рәхмәтен җиткерде.

Муса Җәлилне искә алу чарасы бер минутлык тынлык һәм һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

(Г. Абдуллина)

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр