Балалар шагыйре дигән атамага сирәк әдипләр генә ия. Рәшит Бәшәр – шул сирәкләрнең берсе. Һәм иҗаты нәкъ менә балалар дөньясы белән бәйле булганга, ул мәктәпләрдә, балалар бакчаларында көтеп алынган кунактыр да. Бу юлы менә шагыйрь белән очрашу аның туган ягында – Кукмара районы Янил урта мәктәбендә узды.
Һәм бик күркәм дата – Рәшит Бәшәрнең 70 еллык юбилее уңаеннан оештырылган иде ул. Бүген сүзебез шушы матур кичә хакында булыр.
Бүгенгесе кыйммәт!
Һәр шагыйрьнең үз мәктәбе була. Балалар шагыйре, язучысы Рәшит ага Бәшәр, мөгаен, үземнеке дип Кукмара районы Янил урта мәктәбен атар иде. Һәм, кем әйтмешли, ярты гасыр элек биредә укыган өчен генә дә түгел. Бүгенгесе кыйммәт! Мәктәп җитәкчелеге һәм балалар белән тыгыз элемтәдә яши ул. Рәшит аганы мәктәптәге зур чараларның берсенә дә чакырмый калмыйлар. Биредәге балалар оешмасы да Рәшит Бәшәр исемен йөртә икән әнә. Һәм ул ел саен үзе кайтып, балаларны варислар сафына кабул итә. Балалар, беренче чиратта, нәкъ менә аның китапларын укый, сәхнәдән аның шигырьләрен сөйли.
Юбилей кичәсе дә балалар чыгышы белән башланып китте. Мәктәпнең «Энҗе» бию төркеме» Рәшит аганың юбилеена махсус биюләр әзерләгән иде. Театр төркеме Рәшит Бәшәрнең «Ачык капка» әсәреннән өзек сәхнәләштергән. 3-4 яшьлек бакча балаларына кадәр тәрбияче апалары ярдәме белән бер кочак чыгыш әзерләп килгәннәр иде. Мәктәп укучыларының кайсы җырлады, кайсы шигырь сөйләде, кайсы кичәне алып барды, кайсы фотога төшерде. Рәшит абыйдан ук кабынып калган иҗат уты да сүнми икән әле мәктәптә – Ильяс Хисматов әнә үзе язган «Мин – Татар малае» шигырен сөйләде.
«Аның балалары бер катлы түгел»
Рәшит аганы тәбрикләргә район, мәктәп җитәкчелеге, һәм, билгеле инде, каләмдәшләре дә җыелганнар иде. Мәктәп директоры Ришат Шакиров Рәшит агага кызыклы иҗаты, даими хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде.
Кукмара районы хакиме урынбасары Равия Абдулловна Кәримуллина шагыйрьне күркәм юбилее белән тәбрикләп, район җитәкчелеге исеменнән Рәшит агага «Кукмара муниципаль районы каршындагы хезмәтләре өчен» күкрәк билгесе тапшырды.
Районның мәгариф идарәсе башлыгы Роберт Мияссарович Мансуров татар теле-әдәбияты укытучылары исеменнән әдипкә матур эчтәлекле, тәрбияви әсәрләре өчен рәхмәт белдерде. Районда мәктәпләрнең сакланып калуына, укучыларның татар теленнән олимпиадаларда җиңүләргә ирешүенә басым ясады. Һәм Янил урта мәктәбендә Рәшит Бәшәр исемендәге әдәби клуб оештыру тәкъдиме белән чыкты.
Каләмдәшләре дә язучыга ихлас теләкләрен җиткерде. Күренекле язучы Факил ага Сафин балалар язучысы булуның җаваплылыгын билгеләп үтте. «Без балаларны артык беркатлы итеп сурәтлибез, – диде язучы Рифә Рахман, – Ә Рәшит Бәшәр әсәрләрендәге балалар беркатлы түгел, алар чын…»
«Ачык капка»да – авылның тарихы ул
Рәшит Бәшәр – бай мираслы әдипләрнең берсе. Бүгенге көндә аның 16 китабы дөнья күргән. Һәм алар арасында Янил авылының гаҗәеп матур табигатен, бик гади дә, хикмәтле дә кешеләрен сурәтләгән әсәрләре байтак. «Ачык капка» повесте – шуларның берсе. Кичәдә «Ачык капка» әсәренең геройлары, аларның протатиплары, сугыштан соңгы шул авыр елларның рухы искә алынды.
«Ачык капка» – Янил авылы өчен тарихи китап. Янил авылының үз китабы бар, дигән сүз бу. Ә шагыйрьнең аны зурлый, кадерли белгән туган ягы бар!
(Ризидә Гасыймова)
Яңа комментарий өстәргә