Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Туган төбәгендә Туфан Миңнуллин истәлегенә чаралар узачак

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов Татарстанның Кама Тамагы муниципаль  районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов белән очрашты. Очрашуда сүз танылган драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан узачак чаралар хакында барды.

Туфан Мииңнуллинның туган төбәге башлыгы Данил Салиховның драматургның юбилее уңаеннан Кама Тамагында 85 истәлек агачы утырту турындагы тәкъдимен күтәреп алды.  Агач утыртуда драматургның  якыннары, якташлары, язучылар, артистлар, җырчылар, күренекле җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Кама Тамагы районы җитәкчелеге аллееяның урынын, агачларны утырту вакытын билгеләү буенча эшне башлады инде.

Язучылар берлеге һәм Кама Тамагы районының тагын бер уртак эше – мәктәп балалары арасында узачак «Якташым Туфан Миңнуллинга хат» конкурсы булачак.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Фев
18
Ср
Фев
22
Вс
Рәҗәп Бәдретдинов
Рәҗәп Бәдретдинов
Фев
24
Вт
Ильмира Гыймаева