Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

“Гомер калейдоскобы”н Балык Бистәсендә тәкъдим иттеләр

Балык Бистәсенең мәдәният йортында Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Равил Фәйзуллинның“Гомер калейдоскобы” китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Әдәби чарага башкаладан бер төркем иҗат әһелләре – Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, танылган прозаик Камил Кәримов, шагыйрь Раил Гатауллин, журналист Атлас Гафиятов та кайткан иде. Балык Бистәсендә яшәп итүче шагыйрьләр Рәсимә Гарифуллина һәм Вәзыйх Фатыйхов та әдәби бәйрәмдә катнашты. 350  урынлы залда алма төшәрлек тә урын булмады. Бәйрәм курайчылар ансамбле, мәктәп укучыларының Равил Фәйзуллинның шигырьләрен сәнгатьле итеп уку, шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар башкару белән үрелеп барылды. Район җитәкчелеге Равил Фәйзуллинга иҗаты, районга булган җылы мөнәсәбәте, якын итеп кайтып йөрүе өчен рәхмәт белдерде.   Равил Фәйзуллин Балык Бистәсендәге якташлары белән еш очраша: икемеңенче еллар башында, ел саен кайтып, иҗат белән шөгыльләнүче мәктәп укучыларына үзе исемендәге премияләр бирә иде, китапханә-мәктәпләрдә дә шагыйрь белән очрашулар үткәрәләр, юбилей даталары да читтә калмый, инде менә матур китабын да тәкъдим итү булды. Киләчәктә дә аралар суынмасын иде дигән теләктә калабыз!

(Матбугат.ру)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм