Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәмит Латыйпов – рәссам һәм шагыйрь!

Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә урнашкан Әдәбият тарихы музеенда “Татар орнаменты заманча кулланылышта”  дип исемләнгән күргәзмә ачылу тантанасы кысаларында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Хәмит Латыйпов белән очрашу үтте.

Үзенчәлекле рәссам һәм шагыйрь белән очрашуга шәһәрнең 20 нче мәктәп укучылары килгән иде. Чара барышында Хәмит Латыйпов балалар белән  әңгәмә корды, иҗади эшләре белән таныштырды. Аның фәлсәфи, тирән мәгънәле шигырьләре, милли рух бөркелеп торган картиналары, сыннары укучыларда зур кызыксыну һәм соклану уятты.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева