Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гөлнур Айзатның «Саф чишмә» исемле яңа китабын тәкъдим иттеләр

Апас Үзәк китапханәсендә  язучы, шагыйрә Гөлнур Айзатның «Саф чишмә» исемле яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Очрашуда Апас район башлыгының милли мәсьәләр әм мәдәният эшләре буенча урынбасары Рөстәм Мингазиев, Апас туган як музее директоры Рәмис Ногманов  шагыйрәнең иҗатына зур бәя бирделәр. Кичәгә килгән якташлары китаптагы әсәрләрбуенча фикерләрен җиткерделәр, бик матур теләкләр, тәкьдимнәр әйтелде. Г.Айзатулла  сүзләренә язылган җырларны районның танылган җырчылары белән берлектә, авыл китапханәчелэре дә башкардылар. Гөлнур ханым үзе дә әсәрләренең язылу тарихы турында сөйләп.җырларын башкарды. Гөлнур Айзат иҗатына гашыйклар язучыны чәчәк бәйләмнәренә кумделәр, ана иң изге теләкләрен юлладылар! Кабат очрашулар оештырылуын теләп, шагыйрәнең гимнына әйләнгән «Яшәү яме» җырын бөтен зал  бергә җырлады.

(Гөлчәчәк Ахманова, Апас Үзәк китапханәсе директоры)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм