Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тәлгат Нәҗмиевны искә алу кичәсенә чакырабыз!

28 февраль көнне 10.00 сәгатьтә Саба район мәдәният йортында язучы-публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, «Саба таңнары» газетасына 27 ел мөхәррирлек иткән Тәлгат Самат улы Нәҗмиевның якты истәлегенә багышланган искә алу кичәсе була. Аның белән күп еллар иҗадый хезмәттәшлектә булган матбугат әһелләре килүе көтелә. Чарада Тәлгат Нәҗмиевның иҗат һәм тормыш юлына багышланган күргәзмәләр оештырыла, мастер-класслар үткәрелә.

Искә алу кичәсенә рәхим итегез!


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин