Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Игътибар! Чәчмә әсәрләргә конкурс!

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм

азык-төлек министрлыгы белән

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

игълан иткән иҗади конкурсның

НИЗАМНАМӘСЕ

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Татарстан Язучылар берлеге бүгенге авыл тормышын, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре эшчәнлеген, җир кешесенең рухи-әхлакый дөньясынһәм авылда бара торган иҗтимагый-социаль процессларны яктыртуга багышланган чәчмә әсәрләргә конкурс игълан итә.

Бәйге ябык тәртиптә үткәрелә. Псевдоним-тәхәллүс белән имзаланган әсәрләр компьютерда җыелган һәм электрон вариантта булырга тиеш. Автор турындагы белешмә (фамилиясе, исеме, атасының исеме; туган елы; яшәү урыны һәм телефоны) аерым конвертта җибәрелә. Конкурска моңарчы матбугатта басылмаган яңа әсәрләр кабул ителә.

Бәйгедә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булмаган, авыл җирлегендә яшәп иҗат иткән каләм ияләре дә катнаша ала. Андый авторлар үз тәхәллүсләре янәшәсендә (җәяләр эчендә) «Авыл» дигән шартлы билгене дә өстәп язарга тиеш.

Конкурс өч номинациядә үткәрелә:

1. Роман, повесть.

2. Пьеса.

3. Хикәя.

Бәйге портфелендәге әсәрләргә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре катнашындагы махсус жюри бәя бирәчәк.

Һәр номинациядә өчәр урын билгеләнә.

Җиңүчеләргә түбәндәге акчалата бүләкләр каралган:

«Роман, повесть» номинациясендә

I урын – 150 000 сум

II урын – 100 000 сум

III урын – 50 000 сум

«Пьеса» номинациясендә

I урын – 100 000 сум

II урын – 70 000 сум

III урын – 30 000 сум

«Хикәя» номинациясендә

I урын – 50 000 сум

II урын – 30 000 сум

III урын – 20 000 сум

Конкурска тәгаенләнгән әсәрләр Татарстан Язучылар берлегенә (420012, Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14нче йорт)

2020 елның 30 мартына кадәр җибәрелә. Әсәрләр электрон вариантта һәм 6 нөсхә басма вариантта булырга тиеш.

Җиңүчеләргә бүләкләр 14 апрель көнендә тапшырылачак.

Бәйге турында өстәмә мәгълүматларны Татарстан Язучылар берлегеннән (843)236-97-71 телефоны аша алырга мөмкин.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр