Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шыгай авылында драматург Әмир Камалиев истәлегенә музей ачылды

Исән булса, якташыбыз, танылган драматург, язучы, артист Әмир Камалиевка 60 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, узган елның 29нчы июнендә аның йөрәге тибүдән туктады.
Якташыбызның 60 яшьлек гомер бәйрәме дә якты хәтер чарасы буларак узды. Искә алу кичәсенә драматург Әмир Камалиевныңякыннары, туганнары, иҗатташ дуслары, райондашлары җыелды.
“Абыем үзенең 50 яшьлек юбилеен Филармония концертлар залында уздырганнан соң, 60 яшьлеген туган авылыбыз – Шыгайда зурлап билгеләп үтәргә хыялланды. Берничә ел элек әзерлек эшләрен дә башлады. Язмагандыр, күрәсең. Тик шулай да абыемның исеме татар дөньясында мәңгелеккә уелып калды. Бүген аны хөрмәтләп, искә алып, бик күп иҗатташ, сәхнә дуслары, шәкертләре кайтты. Алар абыем турында матур хатирәләрен яңартып, бик күп җылы сүзләр яңгыраттылар. Барысына да олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Татар дөньясына зур шәхес буларак танылган абыем Әмир тормышта гади, кайгыртучан, олы киңәшчем, терәгем булды. Гомерем буе аңа рәхмәтле булып яшәрмен”, – диде бертуган энесе Дамир Камалиев.
Бу көнне Шыгай авылы клубында Әмир Камалиев истәлегенә музей да ачылды. Бертуган энесе Дамир Камалиев тырышлыгы һәм район башлыгы Равил Хисаметдинов теләктәшлеге белән ачылган музейда якташыбызның шәхси истәлекләре – сәхнә киемнәре, фотосурәтләре, китаплары, язмалары, мактаулы бүләкләре урын алды.
Бирегә килгән кунаклар Әмир Камалиевның каберенә зиярәт кылдылар, аны олы хөрмәт белән искә алып, чәчәкләр салдылар. Быел Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Әмир Камалиевның каберенә мәрмәр кабер ташы куелды.
Искә алу чарасында Әмир Камалиевның әнисе Хәмсәнә апа да катнашты.
“Газиз балаңны югалту хәсрәте бик ачы икән. Елый-елый күзләрем дә начар күрә башлады. Мондый хәсрәтләрне беркемгә дә күрергә язмасын. Улымны хөрмәт итеп килгән һәркемгә олы хөрмәтемне белдерәм, сламәтлек, күңел тынычлыгы телим”, – диде Хәмсәнә апа.
Уллары Сәйдәш белән Сәгыйть тә әтиләре турында җылы фикерләрен җиткерделәр.
“Әтиебез безнең күңелләрдә мәңге яшәр, аны олы горурлык белән искә алырбыз”, – диделәр алар.
Әмир Камалиев районыбыз данын еракларга таныткан шәхес. Апаслылар аның белән горурланып яши. Район җитәкчелегенең олы хөрмәт белән искә ала. Чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Әмир Камалиев турында якты истәлекләрен яңгыратты.
“Әмир абый Камалиев күңелләребездә мәңге яшәр. Аның исеме, иҗаты буыннан-буынга тапшырылып, мәңгеләштерелер дип ышанам”, – дип белдерде ул.
Әмир Камалиев Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туа. 1984 елда Мәскәүдә театр училищесына укырга керә. 1988 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1992 елда аның Аманулла псевдонимы астында язылган “Җәйге кырау” драмасы Чаллыда куела. Шуннан башлап төрле драмалар иҗат итә, җыентыклары чыга. Әмир Камалиев Аманулла псевдонимы белән иҗат итте.

(Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”)

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина