Нәкый Исәнбәт иҗатын бер ел өйрәнүнең бер матур нәтиҗәсе. Рәхмәт Данил абый Салиховка, Язучылар Союзына! Иң зур рәхмәтләрем Малаяз мәктәбе укытучыларына. Безне бик җылы каршы алдылар!Кунаклар өчен бик эчтәлекле программа эзерләгәннәр. Нәкый Исәнбәт музеенда булдык. Йолдыз апа җибәргән китапларны тапшырдык. Мөршидә Кыямова бүләк иткән “Татарстан” журналларын да тапшырдык. Экспозиция белән танышкач, Нәкый аганың туган җире белән тыгыз элемтәдә торганлыгы ачыкланды. Музейда аның автографлары белән китаплары , туганнарына язган хатлары, фотолар, саклана… Безнең өчен иң кыйммәтлесе – үзе төзеген шаҗәрәсе! Кечкенә генә музей бездә бик җылы хисләр тудырды. Бу экспозицияне тудырган кешеләр Нәкый аганы бик хөрмәт иткәннәр, яратканнар, горурланганнар… Кызганыч, алар да безнең арабызда юк инде!”
Яңа комментарий өстәргә