Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар шагыйрьләре “Балачак җыры”нда җиңү яуладылар

Казанда «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. 3 турда узган бәйгегә барлыгы 18 яшьтән 70 яшькә кадәр 46 гариза килде. Алар арасында профессиональ

һәм үзешчән композиторлар, танылган шагыйрьләр, фән эшлеклеләре, укытучылар да бар. Иң күп тавыш җыйган 13 җыр арасыннан 5 җиңүче сайлап алынды. «Барлык җырлар да матур, үзенчәлекле иде. Биш кенә җыр сайлап алу бик авыр булды», – диде жюри рәисе – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Сәгыйть Мулланур улы Хәбибуллин.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр