Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шагыйрә Клара Булатова туган көнен үзе ачкан музейда үткәргән

 Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай премиясе иясе Клара Булатова туган көнен үзенең өендә ачылган музеенда уздырган. Бу хакта ул «Татар-информ»

агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

«Үзем исән чагында, сукранып йөрмәсеннәр дип, өйдә музей булдырдым. Музеемны күреп китәргә киңәш итәр идем, чөнки анда истәлекле, бай материаллар тупланган. Музеем үз өемдә эшли, Аллага шөкер. Бүген дә бик күп кеше килде», — дип сөйләде шагыйрә хәбәрчегә.

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе Рәфкать Шаһиев әйтүенчә, музейда, нигездә, классикларның автографлы китаплары, Клара Булатованың кул эшләре, чиккән әйберләре, көндәлекләре, хатлары бар. «Клара апа шактый күренекле кешеләр белән аралашкан. Анда татар шагыйре Хәсән Туфан хатлары да саклана», — диде ул.

«Клара апаның музее ике ел элек булдырылды, әмма рәсми рәвештә „музей“ дип аталмый ул. Аның янына бик күп укучылар, укытучылар, җәмәгать эшлеклеләре, кызыксынучы кешеләр килеп йөри. Музей Әлмәт районы Нәдер авылындагы аның шәхси йортында урнашкан», — дип аңлатып үтте рәис.

(«Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина)

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева