Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Айдар Хәлим укулары

Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә шагыйрь, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим исемендәге III төбәкара укулар узды. Заман таләпләренә тулысынча  җавап бирә торган өр-яңа бинада урнашкан белем йортында югары кимәлдә үткән әлеге чара Чаллыдан һәм республикабызның  шәһәр-районнарыннан укытучыларны, әдәбият белгечләрен җыйды, җитмештән артык эш кабул ителде һәм бәяләнде.

Әлеге чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Чаллы шәһәренең Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге, шәһәрнең мәгълүмати-методик үзәге, 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Төбәкара укуларның пленар утырышында мәктәп директоры Шамил Закиров, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов,  Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин һәм, билгеле инде, Айдар Хәлим үзе чыгыш ясады. Фәнни, тирән мәгънәле чыгышларда күренекле әдип Айдар Хәлимнең титаник хезмәтләре аталды, бәяләнде һәм аларның милләтебезнең үзаңын  үстерүдәге тиңдәшсез роле турында әйтелде.

Казан кунагы Әлфәт Закирҗанов мәктәпкә “Татар әдәбияты тарихы”ның 6 нчы томын, Айдар Хәлим исә яңа китапларын бүләк итте.

Аннан укулар “Мин даһимын. Беләм. Әмма даһилыктан мин үзем һич кенә шат түгел…”,  “Биктырыш “Әлифба укый”, “Әдәбиятта яңа сулыш” дип исемләнгән секцияләрдә дәвам итте.

Соңыннан Айдар Хәлим укуларында катнашучыларга, җиңүчеләргә бүләкләр  тапшырылды. Әлеге чарадан һәркем киләчәктә дә милләтем дип яшәр, эшләр өчен өчен җанына рухи азык, таяныч алып, йөрәгенә көч-дәрт өстәп таралашты. Шагыйрь мең хаклы:

Таш күзеннән җандай чәчрәп чыгып,
Әйтү ләззәт икән:
Без исән!

 

Г. Абдуллина

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева