Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рабит Батулла Милли китапханәгә тарихи фоторәсемнәр бүләк итте

Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм

кулъязмалар бүлегенә фото- һәм кулъязма документлар бүләк итте. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

21 данә фотодан торган бу коллекция ХХ гасырның беренче чирегендә төшерелгән рәсемнәрне үз эченә ала. Алар арасында Актүбә, Ташкент, Оренбург, Кузнецк һәм Мәскәү шәһәрләрендәге төрле фотоательеларда эшләнгән сурәтләр бар.

ХХ гасыр башында яшәгән татарлар тормышын чагылдыручы фоторәсемнәрдә калфаклар кигән, заманына күрә иң чибәрләрдән исәпләнгән хатын-кызлар, затлы яки хәрби киемнәрдән булган күркәм ирләр сурәтләнгән. Фотолар яхшы сыйфатлы, каты кәгазьгә ябыштырылып эшләнгән, кайберләрендә истәлек язулары бар.

Ул шулай ук татар драматургы Кәрим Тинчуринның тормышына һәм иҗатына кагылышлы кулъязма материаллар да бүләк итте.

Тапшырылган коллекция Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондларында лаеклы урын алачак. Милли китапханә җитәкчелеге аксакалыбыз Рабит ага Батуллага кыйммәтле фото һәм кулъязма материаллар бүләк иткән өчен үзенең зур рәхмәтен белдерә, диелә хәбәрдә.

(«Татар-информ»)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар