Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тукай клубында Туган тел бәйрәме

Бүген Татарстан Язучылар берлегенең Г.Тукай клубында алма төшәрлек тә  урын юк иде. Бертөркем язучылар, укытучылар, мәктәп укучылары, студентлар бирегә Халыкара туган тел

көненә багышланган әдәби-музыкаль кичәгә җыелды.

Кичә Казан шәһәренең С.Сәйдәшев исемендәге 17 нче балалар музыка мәктәбе һәм 30 нчы балалар музыка мәктәбе укучыларының “Нур” флейтачылар ансамбле  (җитәкчесе – Наилә Хөсәенова) чыгышы белән башланып китте.

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов кичәгә килгән һәр тамашачыга рәхмәтен белдереп, бүген ана телебез, милләтебез алдында торган җитди мәсьәләләр уңаеннан үзенең борчуларын җиткерде.

Милләтпәрвәр язучыбыз Фәүзия Бәйрәмованың чыгышы чарага килгән һәр тамашачының күңеленә үтеп керми калмагандыр. Ул чыгышында бүген татар теленә каршы алып барылган сәясәт, быелның октябрь аенда узачак Бөтенроссия халык исәбен алу  мәсьләләре хакында да борчулы фикерләрен җиткерде, милләттәшләребезне бердәм, уяу булырга өндәп, ялкынлы шигырьләрен дә укыды.

Танылган шагыйрьләр, язучылар Нәҗибә Сафина, Эльмира Шәрифуллина, Галимҗан Гыйльманов, Җәмилә Әхтәмова, Йолдыз Шәрәпова, Фәнил Гыйләҗев чыгышлары да нәкъ бер үк дулкында – милләтебезне, ана телебезне саклау калу дулкынында иде.

Халыкара туган тел көнендә һәр милләт кешесе  үзенең туган телен зурлый, олылый. “Безнең Язучылар берлеге – интернациональ гаилә ул. Чөнки берлекнең әгъзалары арасында рус, чуваш, төрек, яһүд милләте вәкилләре дә бар”, – диде кичәне оештыручы һәм аны алып баручы, берлекнең иҗат эшләре буенча рәис урынбасары, шагыйрь  Рәмис Аймәт. Танылган язучылар Александар Аввакумов, Рауза Хуҗаәхмәтова, Евгений Турхан башкаруындагы төрле телләрдә яңгыраган шигырьләр кичәнең мәгънәви тирәнлеген тагын да киңәйтеп җибәрде.

Казан театр училищесы студентларының “Туган телем – очар канатым” дип исемләнгән шигъри-музыкаль композициясе (сәхнәгә куючы –  Габдерәүф Нуриев) тамашачыларга тирән тәэсир итми калмагандыр. Җырчы Рафаэль Сафин башкаруындагы халык җырлары җылы алкышларга күмелде.

Кичәне Казан шәһәренең С.Сәйдәшев исемендәге 17 нче балалар музыка мәктәбе һәм 30 нчы балалар музыка мәктәбе укучыларының “Назлы гөл” балалар вокаль ансамбле халкыбызның рәсми булмаган гимны “Туган тел” җыры белән тәмамлады. Әле җырга тамашачылар да аягүрә басып кушылып җырладылар.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр