Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Туган авылында Рафаэль Сибатны искә алдылар

Кичә Киров өлкәсенең Урта һәм Түбән  Шөн авылларында Рафаэль Сибатны искә алу чаралары узды. Якташлары һәм Казаннан килгән язучылар Фоат Галимуллин, Йолдыз Шәрапова,  Язучылар берлеге рәисе урынбасары Раил Гатауллин  Рафаэль Сибатның туган авылы Түбән Шөндәге каберен зиярат кылдылар. Рафаэль Сибат  эшләгән Урта Шөн авылында  аның истәлегенә кичә узды.  Кичәдә язучылар, мәктәп укучылары, Татар конгрессы  һәм  Өлкәнең мәгариф  бүлеге вәкилләре катнашты һәм чыгыш ясады.

Язучы истәлегенә аның 1999 елда «Мирас» журналында басылган, Илдар ага Юзеевка багышланган эссесын тәкъдим итәбез.

Күкләр дәшсәләр…

(эссе)

Милләтемнең моңнар бакчасында

Мин дә тибрәндем үз гөлемдә.

Минем тавышым да калыр, бәлки,

Мәңгелекнең бер мизгелендә?

И.Юзеев.

Башлам

Шагыйрьләр белән, ни теләсәң дә, еш очрашып булмый. Ә менә шигырьләр белән гомерең буе янәшә яши аласың. Юк, шигырь китаплары җыеп кына түгел, ә шигъри хезмәтләрдән аерым строфаларны, юлларны булса да күңелеңдә тотып. Хәтер көймәсенә салып… Ялгыз гына калып, шигырьләр белән очрашканда, минем уйлар — югары материяләр турында. Әлбәттә, бу бик авыр, бик катлаулы, бик буталчык, башын-ахырын беркем дә (Аллаһыдан башка) белмәгән һәм белмәячәк тә тема. Бу — Абстракт фикер йөртү, Аңасты (подсознание) эше, Галәмгә орынырга тырышу. Ләкин…

Аның өчен башыңның күк капусы кебек ачылуы кирәк. Дөньяга ачылуы… Ә моның өчен Балкыш һәм Яктырыш кирәк. Бары бер мизгелгә генә булса да. Чөнки…

Кыя белән Кыя очрашса — җирдә күләгәләр артыр, Диңгез белән Диңгез очрашса — җирне су басар. Кояш белән Кояш очрашса — үләннәр, агачлар көяр иде. Соң, шулай булгач?
— Кеше нигә коры җирдә генә яшәргә теләми?
— Анда урын аз, ә кешеләр күп. Уй-фикер өчен урын киңлеге кирәк…
— Кеше нигә коры җирдән диңгезгә омтыла?
— Анда кеше аз, урын тагы да күп. Уй-хисләр өчен диңгез-океан кирәк…
— Ә соң кеше нигә диңгездә генә калмыйча, Күккә омтыла?
— Анда урын диңгез-океан дагы дан да күп, ә кешеләр бөтенләй аз. Монда Илаһият! Ә инде Җиде Кат Күктә — инсаннарның күбәләк җаннары гына. Мондагы уйлар да — илаһи…
Тагы…

Тән һәм Җанның тарту-тартылу көчләре икесе ике урындадыр: Тәнне үзенә Җир тарта, ә җанны — Күк. Инде Диңгез — суга килсәк, ул монда аларның арадашчысы, икесен дә тынычландыру урыны. Күпмедер вакыт узуга, Тән кабат Җиргә, ә Җан Күккә омтыла башлый…

Бу — беркем дә аңлата алмаслык үзе бер Тылсым, Могҗиза, Рухның үзенә чакыруы, ахры. Моны күпләрнең аңлый алмавы гына түгел, хәтта тоймавы да мөмкин. Ошбу халәтне иң нык сизенүчеләр — шагыйрьләрдер, мөгаен. Әлеге Дулкынланыш, Яктырыш, Ачылыш, Балкыш алар рухиятендә. Шуңа аларның, Тәне Җирдә калып та, Җаннары Шигъри Кыялар булып Күккә омтыла…

Тагын бер ләкин дигән сүз белән уй-фикерләребезне кисик инде… Әйе! Ләкин…

Һәр шагыйрьнең дә Җаны Шигъри Кыя булып Күккә омтылмый. Моның өчен…

Моның өченме? Моның өчен ул Җанга Күкләр дәшүе кирәк. Ә Күкләр бик сайлап кына, бик сирәк Җаннарга гына дәшә ул… Җаныңның Күккә омтылуына карап… Шундый олуг җанның берсе — шагыйрь Илдар Юзеев!

Таныш моңнар

Күкләр дәшсә… Күкләр дәшсәләрме?

Шагыйрь йөрәге, Җаны — Рухы, Шигъри Кыя булып, шул Күккә ашкына…

Әлеге Шигъри Кыя һәр шагыйрьдә дә бер төсле түгел. Әйтик, Фәйзуллинда ул бер төрле, Гаташта икенче төрле, Әгъләм белән Зөлфәттә дә үзләренчә, ягъни “аларныкыча…”

Шагыйрь Илдар Юзеевның Шигъри Кыясы да нәкъ үзенчә, “Юзичә”. Ул татар шигъриятендә кабатланмас бер моң иясе — Моң Кыясы… Нәкъ менә шушы моңы белән ул — татарның иң мәшһүр шагыйре дә инде. Халык җырларына тартым моңнар, таныш моңнар бу. “Таныш моңнар”… Шагыйрь үзенең беренче шигырьләрендә генә түгел, беренче яшьлек поэмаларында да әнә шул аңа гына таныш, аңа гына хас “Юзичә моңга ия” иде. Аның иң романтик, яшьләргә хас тезмәләре дә үтә күренмәле моң челтәре белән уратылып алынган, моңга өрелгән. Әлеге моң рәшәсе, шигъри рухы, җәйге аҗагандай яктырып күз кыскалап та ала. Чын шагыйрь шигырьсез яши алмый. Илдар Юзеев үзе дә әнә моны раслап:

“Мин шигырьсез яши алмыйм. Шигырьне ташлап ял итәргә уйласам, ул төшкә килеп керә”, — ди. Шулай шул: шагыйрьләр өндә шигырь язудан туктасалар, ул аларның төшләренә килеп керә. Ә төш күрүгә килсәк… галимнәр кеше йокының чиреген төшләнеп уздыра, диләр. Моны берәүләр, уянгач, кабат искә төшерә, ә икенчеләр хәтерли генә алмый. “Минем гомердә дә төш күргәнем юк!” — дип катгый кистереп әйтүчеләр ялгышалар, алар төшләнүләрен хәтерләрендә саклап кына кала алмыйлар, шуңа күрәдер, аларга төш күрми генә йокланган кебек тоела. Төш күрү турында сүз кузгаткач, шунысын да әйтик, төш — күп вакытта алхәбәр ул. Таныш шагыйрьләремнән сорашканым бар:

— Балачакта ниндирәк төшләр күрә идең?
— Үзем дә белмим, бәләкәй чакта төштә мин гел оча идем. Нигә алай? Аңлата алмыйм…

Гаҗ-җәп!! Соң балачакта мин үзем дә нигәдер гел оча идем. Басып торган җиреңнән рәхәт кенә күтәрелеп китәсең дә… Гүя тәнеңнең авырлыгы юкка чыккан, ул — нульгә тигез. Шундый да, шундый да рәхәт очу бу… Инде сүзне олуг шагыйребез Илдар Юзеевка бирик:

— Балачакта мин төштә гел оча идем, бу — Күккә ашу булгандыр…
Тагы бер кат: гаҗәп түгелме?!
Кемгә ничектер, бу очу миңа үзе үк Моң булып тоела. Бу моң — җанның биюе ул…
Әйе, әйе! Ә шулай да…

Нәрсә соң ул моң? Моңа әле кемнең дә булса төгәл генә җавап бирә алганы юк. Шәхсән миңа калса, моң ул — җанның, күпмедер вакытка тәннән аерылып, сәер хәлдәге очуы. Бу очуны тән анык кына тоя да алмый, ә җан ниндидер йомшак һәм сагышлы бәрхет дулкынында тирбәлә-тир-бәлә әкрен генә оча сыман. Гомумән, әгәр без моңны “икегә икене кушсаң, дүрт була” дип, тәгаен генә белсәк, аның сере, тылсымы, могҗизасы да калмас иде. Җырдагы моң белән шигырьдәге моң аерылмый да кебек, ләкин ул җырда көй-аһәң рәвешендә тавыш белән белдерелсә, шигырьдә шул ук көй-аһәң белән тавышсыз белдерелә. Әгәр Илдар Юзеев шигырьләрендәге көй-аһәңне тыңласак, алардан иң беренче яшертен эчке моң саркып чыгар. Шагыйрьнең иң зур үзенчәлеге дә шул сыман… һәр язылган әдәби әсәрнең исеменә үк^ ниндидер эчке бер тирән мәгънә салына. Йә булмаса әлеге исемнән чәчәкләрнекедәй җете төс күрәсең. “Таныш моңнар”, “Әнкәй”, “Авылым легендасы”, “Курайчы егет”, “Миләүшә”, “Язылмаган поэма”, “Тынлык белән сөйләшү”, “Карурман”, Таш диварлар авазы”, “Гашыйклар тавы”, “Ерактагы кәккүк авазы”, “Таш кала фаҗигасе”, “Өзелгән тәсбих”… Шагыйрьнең әлеге поэмаларын укыганчы ук, исемнәрендә ниндидер бер моң ятканын сиземләргә була Юк, ул черки булып күзгә керми, ачык бер төс яисә ис булып та тәгаен сиземләнми, ә бары нечкә тоемга кагылып кына үтә. Җаныңның моң кылларын, сиздермичә, бер генә чиртеп ала… Ләкин нечкә Җан моны тоя да тоя инде. Бары сагышка төшми, чөнки шагыйрьнең Моңы күп вакытта Якты Моң, Чәчәкле Моң, Кояшлы Моң. Хәтта яшьлек дәрте белән романтик йөрәге күкрәп-яшьнәп типкән чорларында да ул Моң бар анда, һәм әлеге хиссият аны үз күләгәсе кебек гомере буе озата килә. Шунысы бар: әлеге күләгә кара түгел, ә Ак күләгә, Моң күләгәсе…

Әйт, матурым,

Нигә уйчан,

Нигә моңлы болай күзләрең?

Кара күзләреңне айга текәп,

Кемне эзләдең?

Искә төштеме?
— “Таныш моңнар” бу!

Йолдыз булып күккә менәрмен дә

Өй турында балкып янармын…

Мин янармын, син качарсың —

Төсең итеп кемгә багармын?

— Шул “моңнар”ның дәвамы монысы…

…Төн булдымы —

Яшь бер егет үтә

Айның нурларына күмелеп.

Төн булдымы —

Шушы өй янында

Тальян моңы кала түгелеп.

Моңлан, егет,

Ләкин үкенечкә

Түгелмиме икән моңнарың?..

— Шул ук “Таныш моңнар”…
Без бит, сугыштан соң туган буын, шушы “Таныш моңнар”ны тыңлап үстек. Нәкъ менә тыңлап үстек, хәтта укып та түгел. Әлеге поэманың радиобирелеше — хикмәтле сүзтезмәләр булып турыдан-туры йөрәк-күңелгә тама иде. Белмим, мондый популяр поэма ул вакытта тагы кемдә генә булды- икән? Мөгаен, Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” радиопоста-новкасы гына шундый зур уңышка ия булгандыр. Икесенең дә шулай тулаем кабул ителешен шәхсән үзем, әдәби-эстетик югарылыгыннан башка, һәр ике поэманың да йомшак, нәфис, газаплы вә ләззәтле моң җебе белән тегелүеннән күрәм. Ак моң җепләре белән:

Бүлмә буйлап таныш моң җәелә,

Тыңла,

тыңлагыз!

Бу бит, бу бит

Минем моңым,

минем хисләрем.

Без ризалашып баш селкибез: — Әйе, әйе! “Таныш моңнар” бу…
— Әйе, әйе! Безнең моңнар бу…

Икенче сулыш

Беренче шигырьләрен каһәрле вә зәһәр сугыш елларында ук яза башлаган шагыйрьнең чын тавышы илленче елларның башында ук ачылып, әлеге “таныш моң-нар”ны без 40 еллар буе тыңлап килдек…

Әйтергә генә ансат! — Кырык еллар буе! Бу бит бер кеше гомере. Тукай, Такташ, Җәлил моның кадәр яши дә алмаганнар әнә: 27 ел, 30 ел, 38 ел…

…Илдә милли җилләр исте… Стандарт СССР, стандарт фикер, стандарт идеология, стандарт яшәү-көнкүрешкә корылган бөек империя башка күп кенә империяләр кебек үк җимерелде. Жәл, бик жәл… һәрхәлдә, чыннан да, без бөек держава идек ич! Ләкин бер милләтнең, аждаһадай, башка йөз милләтне йоткан, демократиянең “д”сы да булмаган, коры ялганга, халыкны алдауга корылган держава иде ул. “Широка страна моя родная!” дисәк тә, сулышлар тар иде. Бу бигрәк тә әдәбият-сәнгатьтә сизелде: һәр сүзеңдә “партия”, “Ленин”, “коммунизм” дими кара — басылмыйсың! Сәхнәгә җыр яисә нәфис сүз белән менәм дисеңме — цензор аша үт! Без читлектә идек. Тышкы дөньяга тимер пәрдә асылынган:

— Анда барысы да начар! Тормыш та, яшәү дә, әдәбият-сәнгать тә…

Шулай шул: гомум кешелек стандартлары, чын әхлак кагыйдәләре, кеше хокукы кануннары, милли үзбилгеләнү — болар барысы да сүздә генә иде. Шуның нәтиҗәсе: әдәбият-сәнгатьне бертөсле уйлар, бер гамәлләр, бер шәкел басып китте. Кая карама: көрән төс, сары төсләр…

Дөрес, барысын да шушы сүзгә, шушы төскә генә кайтарып калабыз икән, бу Җан сукырлыгын күрсәтер. Юк идемени Совет әдәбиятында биек һәм бөек исемнәр?! Хәтта партиягә, коммунизмга, социалистик идеологиягә нык кына ышанганнар, һич югы ышанган булып кыланганнар арасында? Алыгыз фаҗигале шәхес — бөек Туфанны. Ул бит:

 

“Мә, Партия, ал мине!” — диде.

Ха! Алдылар, мә дигәндә ала инде ул Партия… Бирә торган түгел, ала торган Партия бит ул… Инде төрмә җәберен күргән, 18 ел Себерен татыган шагыйрь, шул кара-ямьсез чорыннан арынып, туган иленә кайткач, һаман “Ильич яктысы” турында яза-хыяллана икән, моның өчен аны һич тә гаеп итеп булмый. Ихлас Күңеле, Сүнмәс Өмете һаман якты эзли аның. Шунсыз яшәү дә юк! Ә әдәбият дигәндә, бөек Туфан бит “Ленинчылар яши бу якта” дип түгел, үзенең “Киек казлар”ы, “Ро-машкалар”ы, “Агыла да болыт агыла”сы… белән калачак халык хәтерендә. Тагы “Иртәләр җитте исә”, — дип. Тагы…

Кайсыгызның кулы җылы? —

Бәйлисе бар йөрәкне… — дип.

Инде язмабызның төп героена күчик… Илдар Юзеевта мондыйрак “Туфанчарак” кына булса да “партияләнүләр” бар идеме? Әлбәттә, бар иде. Ул да бит заман баласы. Ә замана — корган читән генә түгел, аны тиз генә атлап чыгармын димә! Ләкин… Илдар Юзеевка иң хас нәрсә — Моңлану иде. Шушы моңлану аны теге бертөсле көрән елларда да батырмады, ә күл өстенә калкып чәчәк аткан төнбоек хәлендә калдырды. “Төнбоек” — Илдар Юзеевның иң беренче җыры да. Көен Ләбиб Айтуганов язган. Төшләнеп — моңланып җырлый торган җыр бу…

…Тагы төш күрүгә кайтыйк әле… Үз төшләре турында менә ни ди ул:
— Сирәк кенә… ни өчендер, бик авыр вакытларда, Хәсән абый Туфан килеп керә…
— “Сирәк кенә”?..
— Бөекләр еш йөрми…
— “Ни өчендер”?..
— Күкләр дәшкәнгә Аның Рухы кузгалган…
— “Бик авыр вакытларда”???
— Остазлар шәкертләре янына нәкъ менә “бик авыр вакытларда” “килеп керә”ләр инде…
Шагыйрьне тыңлыйбыз:
— Хәзер күргән төш: үземне һаман бала итеп хис итәм…
Ә-ә-ә?! Аңлашылды.
Бала чакта шагыйрь оча иде. Күккә аша иде…
Хәзер ул картая төшкән, “бабай” булган. “Бабай”ның төшенә “балачагы”, үзен “бала итеп хис итүе” керә. Никме?

Шагыйрьгә теге чактагы “Очу” кирәк. Күк белән тоташу өчен Күккә Ашу кирәк. Шунсыз Җан тынычлыгы юк, Рух Уты пыскый башлый. Ә очарга хәл дә, мән дә бар. Ни өчен дигәндә, нәкъ менә сиксәненче еллар ачылды. Поэзиядә бу бик сирәк очрый торган уникаль күренеш! Әйтик, инде күптән Зур Шагыйрь булып танылган, Җәлил, Тукай исемендәге премияләргә лаек булган, Татар шигъриятендә урынын тапкан һәм алган, дистәләгән драма әсәрләре, егермедән артык поэма һәм йөзәрләгән-йөзәрләгән һәйбәт шигырьләр язган шагыйрь күпмедер тынычланып та калырга тиеш иде кебек. Ул хәзер Татарстанның халык шагыйре дигән олуг дәрәҗә дә йөртә. Тагы ни кирәк? Нигә Илдар Юзеев, ерак дистанцияләргә йөгерә торган стайер кебек, инде үзенең поэзия сукмагын йөгереп узды дигәндә генә, кинәт икенче сулышы кузгалып, шул ук сукмакны тагы да киңәйтеп һәм озынайтып, яхшы тон, матур тон белән “чаба башлады”. Крестьян егете булып Ямадыдан поэзиягә килгән шагыйрь, инде “бабай” булгач, язганнарына тагы ни “ямарга” маташа? Көлмик әле! Остазларыннан берсе — Сиб-гат Хәким әйткәнчә:

Крестьянның шул “аңгыра” аты

Бик ерактан кайчак алдыра.

— Әйе… Илдар Юзеев икенче сулыш белән язылган 90 нчы еллар шигырьләре белән “бик ерактан” алдырды, үз шигърияте “ярыклары”н гына ямап калмыйча, татар поэзиясендәге кайбер ертыкларга да “ямау” салды. Әйбәт “ямады”! Шәп ямады Ямады егете! Үзе әйткәнчә:

Ямаулыклар берчак онытылыр,

Мәзәк булып кына калырлар.

Ямадыны ямаулардан түгел,

Без калдырган җырдан танырлар!

“Без калдырган җырдан…”

Ул калдырган Моңнан диик… Әлеге моң “икенче сулыш”ка кадәр җыр моңына, бәет моңына ифрат та якын иде. Ләкин яңа сулыш белән аңа яңа нюанслар, яңа төсмерләр дә өстәлде. Болар: а) тетрәндергеч моң-сагыш; б) моңлы акыллы сүз; в) моңга төренгән эчке ярсу; г) лирикадагы фәлсәфи моң; д) үкенечләр пәрәвезендәге моң; ж) яшьлекне сагыну моңы…

Тагы бер дәһшәтле-кодрәтле, илаһи- дөньяви моңны да, бик сак кына, тиешенчә генә, тыйнак кына… — өстик әле. Ул… Ул… — Коръән Моңы…

Тойганыгыз бармы? Коръәни Моң — моңнарның моңы ич ул! Безнең болгар бабайларыбыз җанына әлеге моң моннан мең еллар элек салынган. Даладагы йомран сызгырулары, үләннәр диңгезе дулкынлануы, кошларның сайравы, сагышлы җилләр исүе, атлар кешнәве, сабыйлар елавы, әбиләр сыктавы белән бергә…
Тагы… Моңлы илаһи Азан белән дә…

Ямады егете боларны ерак бабаларының рухыннан алган, һәм алар, әбелхәят чишмә суы кебек, аның шигырьләренә сибелгән. Шагыйрьнең кайнар сулышы аша…

…Икенче сулыш… Бар идеме татар шигъриятендә ике сулышлы шагыйрьләр? Әйе, бар иде. Бик-бик сирәк булса да, бар иде…

Алыйк Нури ага Арсланны… Чама белән 50 яшьләренә кадәр ул күбрәк уртакул шагыйрьләр рәтендә йөрде. Дөресрәге, рәссам буларак та, шагыйрь буларак та ачылып бетмәде. Ни теләсә дә — ачылып бетә алмады, аның күк капусы ябылыбрак торды. Илле яшькә җитеп, Исеме илгә таралмаган Иҗат Кешесен шәхсән үзем бушка гомер уздырган инсан дип саныйм. Нури аганы да шул фаҗига көтә идеме? Иҗатында ул тагы нинди “капка” ачар да кая кереп китәр? Яисә ача алырмы?

Ачты бит, рәхмәт төш кере! Нури Арслан “Хәйям капкасы”н ачып, рәхәтләнеп бер “хәйямланып” алды. Бу — аның Икенче Сулышы иде. Ачылу — балку сулышы. Аңа шагыйрь буларак дан китергән сулыш… Хәйямнардан иңгән Көнчыгыш Сулышы.

Инде Илдар Юзеевка килсәк, аның Икенче Сулышы бөтенләй башка. Ул ачылган-балкыган шагыйрь иде инде — дан-шөһрәт, дәрәҗә-исемнәр дә ике кеше гомеренә җитәрлек! Ә нигә алайса “Икенче сулыш”? Каян килгән ул аңа? Ничек бәреп чыккан ул?

— Сәбәпләреме? — Иң беренче — канәгатьсезлек… Үзен тыңлыйк:

Кайберәүләр икенчегә

Бик җиңел күчеп китә.

Иң-иң кызык урынында

Каләме төшеп китә.

Мин дә хәзер драмамның

Икенче актында.

Әсәремнең чишеләсе

Хәлиткеч вакытында.

Ахырына якынлашам,

Әле ноктаны куймыйм —

Драмам тәмам булганда,

Кул чапмассыз дип уйлыйм.

“Кул чапмассыз дип уйлыйм”…

— Иң беренче монда “Соңгы Сулыш” искә төшә һәм — Менә ул канәгатьсезлек!! Чөнкиме? Гомер кыска, ә иң кирәкле дип санаган Сүз һаман әйтелмәгән. Чөнки шагыйрь:

Яшәргә иде, яшәргә иде

Кол Гали сыман мең яшьтән соң да! —

дип яза. Чөнки Шагыйрь бер генә вакытта да канәгатьләнеп калырга тиеш түгел. Канәгатьсезлек — үзе үк Моң. Ә Илдар Юзеевны җирсез-җырсыз, моңсыз-гармун-сыз күз алдына китереп кара! Бу сүзләр аның тезмәләрендә энҗе бөртекләре кебек ялтырап яталар… Шуңа аның шигъри девизы да:

Сандугач буласың килсә

Шигъриятнең талында,

Моң чишмәсе ургып торсын

Нәни йөрәк — җаныңда.

Чөнки олуг әдипләргә хас булганча, ул “заман сагышы”н тоеп бара. Яңа “заман сагышы”н… Әнә, әнә шуннан да туган, барлыкка килгән “Икенче шигъри сулыш” бу:

Урам ташларыннан әкрен атлап

Тоеп барам заман агышын.

Сыгылам да кайчак, бөгеләм дә, —

Тоеп барам “заман сагышын”.

Бу “заман сагышы”нда да һәм аңа нисбәтле “Икенче Шигъри Сулыш”та — Моң, Моң, Моң… “Үкенечләр” моңы бу… “Төннәр сандугачы гармун” моңы бу… “Аккан сулар, искән җилләр” моңы бу… Равил Фәйзуллин: “Җил — вакыт ул…” — ди. Илдар Юзеев:

Гомер моңын

Сезгә көйләр

Аккан сулар,

Искән җилләр, —

ди.

Димәк, җилләр — үзе үк моң. Хәер, гомер агышы, Вакытның бәгырьгә тия торган дәһшәтле сагышы — шул ук моң инде. Әлеге моңны татар баласы бигрәк тә ачык тоя. Чөнки ул дүңгәләк халык… Чөнки ул тибәрелгән халык… Чөнки ул сибелгән халык… Сак-Соклар без… Күпме сыналып та — Сынмаган Халык! Безнең язмыш — үзе үк Олы Моң… Үткәнебез, бүген гебез, хәтта киләчәгебез дә шул ук Моң. Җырда — Илһам Шакир, шигырьдә — Илдар Юзи Моңы… һәм башка бик күпләрнең моңы…

Шәфкатьсезләр дөньясында

Чак… кеше булып калдым.

* * *

Без ничек шәфкатьле булыйк,

Бабайларны аттылар ич,

Әтиләрне яптылар. Себерләргә озаттылар,

Нәселне тараттылар.

Менә шушы сүзләрне әйтер өчен дә кирәк иде ул “Икенче Сулыш”. Яисә менә болай дию өчен. Шушы бер Киная өчен:

Акланма, шагыйрь, патшага

Баш ию — оят, гарьлек.

Шигырь язу гына җитми, — Шагыйрьлек — пәйгамбәрлек.

Нәкъ менә!
Шигырь язучылар күп…
Шагыйрьләр дә шактый…
Ә менә Шагыйрь-пәйгамбәрләр аз, бик аз… Шагыйрь-пәйгамбәр булу өчен икенче сулыш та, өченче сулыш та, бәлки, дүртенче сулыш та кирәктер, һәр сулыш шагыйрьне тагы да өскәрәк күтәрә, илләр-халыклар язмышына югарыдан “бөркетләрчә” күз салырга мөмкинлек бирә. Пәйгамбәрләр гамәле — алхәбәрләр, кисәтүләр, күрәзәлек һәм Иманга чакыру… Шагыйрьләрнеке дә…
Каян килә ул?
Күкләрдән…

Күкләр дәшсә…

Сүз башында ук:
— Ә соң кеше нигә Күккә омтыла? — дигән идек.
Шагыйрь Илдар Юзеев моңа бер юл шигыре белән дә җавап бирә:
— “Шагыйрьләргә Җирдә гел кысан…”
Шуңамы:
“Серле Күккә ашыга, Мәңгелеккә
Юл аласы килә”.
Әмма…
Тән бар әле… Тән, тән…
Җирдә — яшәү… Тәнгә юл юк бүтән. Бөтен хикмәт тә шунда, кеше тәне җирдән аерыла алмый. Күкләр өчен ул коточкыч авыр нәрсә, чөнки аның гөнаһлары хәттин ашкан. Ник дигәндә, ул “Шәфкатьсезлек иле”ндә яши. Ул кайчандыр гөл булган, хәзер көлгә әйләнгән:

Болгарда — гөл,

Рәсәйдә — кол.

Казанда мин көл булдым.

Болгар гөлләре — “Сулган гөлләр…”
Әйе шул!
Яшьлектәге “Янар чәчәк”ләр “Янган чәчәк”ләргә әверелгән. Нәрсә? Шагыйрьлек дарысы беттеме әллә? Аны Шагыйрь иткән моң чәчәге дә “янар чәчәк”тән “янган чәчәк”кә әйләндеме? Болай булса, шигырь язу — Иҗат итү — гомумән, кирәк нәрсәме? Гөлдән көлләр генә калгач!.. Әнә нәрсә ди Шагыйрь:

Иң якын сердәшем булып

Төн генә калды.

Мин корган Сараи-Хыялдан

Көл генә калды…

Ялгышмыйк һәм ялгышмыйк!!
Тән нәрсә ул? Шагыйрьнең төп игътибары хәзер Күкләрдә. Юк, юк! Ул өметен һич тә югалтмады. Яшьлек — тән китте, Картлык — җан калды. Яшьлек — форма, савыт, “о”, “и”, “ах” ымлыклары, романтика, тилелек. Ә картлык — эчтәлек, фикер, “уф”> “Йә Алла”, “ух” ымлык-ялварулар, акыл, фәлсәфилек…
Ике чорда да иң исән, иң тере, вакытны белмәгән бер генә нәрсә кала. Ул — Өмет:

Үлем эзләп йөрсәң, әҗәл алмый,

Ә авырсаң килми үләсе –

Шытып кына килгән Өмет җырын

Җир астына килми күмәсе…

Картлыкның Иманы нык:

Беркатлы дип уйламагыз,

Мин бәйле күпләр белән,

Чүпләр белән генә түгел,

Җиде кат Күкләр белән.

Җиде кат Күкләрдән төшеп, Җиде буын бабалары ягына карый икән, Шагыйрь буларак, болгар бабаларыннан тыш, Шагыйрьләр Шәҗәрәсе белән дә бәйле. Нинди шәҗәрә ул дисезме? Шәхсән үземчә, әлеге Шагыйрьлек Шәҗәрәсе башында Баш Шагыйребез Кол Гали тора. Кол Галидән киткән тамырлар XX гасырда Дәрдмәнд, Тукай, Сәгыйть Рәмиев һәм башкалар аша безнең көннәргә тоташкан. Бу, әлбәттә, чагыштырмача шәҗәрә, мин аны менә болайрак күрәм… Дөресе, тармаклап шулай аерым карыйм. Барысы бербөтен булсалар да… Беренче тармак: Кол Гали…— Дәрдмәнд — Туфан — Фәйзуллин — Ренат Харис… Икенче тармак: Кол Гали… — Тукай — Җәлил — Сибгат Хәким — Әгъләм — Зөлфәт… Өченче тармак: Кол Гали… — Сәгыйть Рәмиев — Такташ — Илдар Юзеев — Рәдиф Гаташ… Кол Гали… Тукай, Дәрдмәнд, Рәмиевтан соң шигърияткә килгәннәр… Боларны күпмедер дәрәҗәдә алдагыларның дәвамчылары, шәкертләре дияргә була. Әйтик, Сәгыйть Рәмиевның романтик рухын Такташ күтәреп алса, “Такташларның әйтми калган сүзен” Илдар Юзеев “әйтми калмас, барыбер әйтер ул!” ди, Юзеевның якташы һәм шигырьдәге энесе Рәдиф Гаташ Яңавылның Ямадысы биргән Зур Шагыйрьнең, инде картая төшкәч, романтиклыгы сүнә башлаган шигъри учагына мәхәббәт-хис, йолдыз-гөлләрдән торган ут өстәп, үзен дә, Аны — “Шагыйрь абыйсын” да — дөрләтеп җибәрер. Шигърияттә үзара җылытулар һәм җылынулар кирәк ул! Аның төп максаты: Җан җылылыгын югалтмау, Рух утын сүндермәү. Максат зур! Гомерлек максат… Монда инде Шигъри Аргамагың гына булмасын “аксак”!! Даһи Тукайлар салган Татар Шигыре юлында аксап йөрү — үзе үк оят булырга тиеш. Ә бит аңа төрле-төрле шикле-караңгы почмаклардан вә сукмаклардан атлап булмаса, үрмәләп-өстерәлеп килүчеләр дә бар.

Ә бит шигырьгә “Күкләр дәшсә” генә тотынырга кирәк. Бу бит ифрат Изге Эш! Игелекле Гамәл бу. Аның өчен туганда ук Шагыйрь булып туарга, әле бала чагыңда ук “Очарга”, “Күккә Ашарга” кирәк. Шагыйрь Илдар Юзеев кебек…

Әле тагы…
Яңавыл ягыннан киләсеңме яисә “иске авыл” ягыннанмы — шигырьдә һичшиксез “Яңа Сүз” әйтергә кирәк. Бер сулышта әйтә алмасаң, әйтеп бетерә алмасаң — “Икенче сулыш” белән әйтергә тырыш. Үзеңнең Яңа Сүзеңне. Инде үз сүзең бар икән — суфлер әйткәнне кабатлау өчен көтеп торма. Ул барыбер синең сүз булмаячак, син монда попугай гына… Ә поэзиядә тутый кошлар, тыштан никадәр матур күренсәләр дә, сайраулары — сандугачны кабатлап маташулары белән — көлкегә генә калалар. Никадәрле Илһам Шакировка охшатып җырлама, син монда пародист кына, көлке генә… Бөекне кабатларга тырышу — үзе үк мескенлек… Дөрес, һәр чын татар шагыйре үзен Кол Гали туруны (ерак оныгы) һәм Тукай асабасы (ир-туган дәвамчы) итеп хис итә. Болар икесе дә — Поэзиябез Күгенең иң якты ике Йолдызьи Зур һәм Кече Җидегәнлекнең Казык Йолдызы кебек Маяк-Йолдыз алар. Бигрәк тә — Тукай. Ул безгә вакыт ягыннан да, Рухы белән дә якынрак. Дөрес, Кол Гали Рухы да сүнмәс Ут!

Алар Рухы Күктән һәрвакыт дәшеп тора:
— хаталардан аралый;
— ялгыш адымнарны кисәтә;
— идеалыңа һичвакытта да хыянәт итмәскә куша;
— кабатланмаска, кемнедер кабатламаска, тутый кош булмаска, суфлерга колак салмаска өнди… Бу дәүләттә, шигырь дәүләтендә “Тукай — патша, Такташ — премьер”.
Инде тагы Илдар Юзеевны тыңлыйк:

Хәзерге төшләр — гел җирдә……ниндидер бер спектакльдә уйныйм. Сүзләрне онытам, суфлерны ишетмим, шуннан үз сүзләрем белән сөйли башлыйм. Ул инде беренче шигыреннән башлап, 55 ел буе “үз сүзләрен сөйли”. Илле биш ел буе! Бу бит әйтергә генә ансат. Шул вакыт буе гел “үз сүзеңне” генә сөйләп тор әле!!

Төшләр дигәч тә…
Шагыйрь бит үз шигырьләрен төштә дә күрә. Тыңлауны дәвам итик:
— Кайбер шигырьләрне төштә күрәм. Менә яшьрәк (акыл көчлерәк) чакта күргән төш. Уянгач, ритм-рифманы гына көйләдем.
(“Калдыр, аккош, каурыеңны…” китабында — 85 нче бит — “Киләчәккә аваз” шигыре ул). “Авылыма кайттым” шигыре дә тулысы белән төштә күрелгән:

Капка ачык — мине көтәләрдер,

Тәрәзәдә гөлләр күренде.

Кочагымны җәйдем: “Әнкәй! Әткәй!”

Шулчак татлы төшем бүленде.

Барысы да төшкә генә кергән.

Яшел чирәм дә юк. Өй дә юк.

Әткәй, әнкәй мәңге кайтмый торган

Йортка киткән… Алар өйдә юк.

Иң-иң җылы сүзләр табар идем

Мөлдерәмә күңел тулса да,

Тик бер генә кочаклыйсы иде

Төштә генә күреп булса да.

Ул моннан бер генә ел элек, 1997 елның 18 маенда язылган. Төш-шигырь бу. Ә төш — шул ук “Очу”, “Күкләр дәшү” ул…
Ул Күкләрдә — Бабайлар рухы, Ата-Ана Рухы…
Әйе…
Олуг Шагыйрьләр, ата-бабалар рухына табына-табына, язмыш сукмаларында абына-абына язалар. Әмма Камиллекнең чиге бармы? Иң бөек гүзәллеккә ирешеп буламы?? Күктәге бар йолдызларны бер чүмечкә җыеп алып булмый ич! Мин инде хыяллана ук башлыйм:
— Күктәге иң матур, иң якты йолдызларны чумырып алучы Чүмеч бармы?
— Бар! Ул үзе дә Күктә: Җидегән Чүмече ул. Алар хәтта икәү…
Телдәге иң якты, иң нәфис, иң гүзәл сүзләрне чумырып алучы Чүмеч бармы?
— Бар! Ул үзе дә телнең бер күренеше. Ул — Шигърият. Аны меңнәрчә шагыйрьләр тудыралар…
Мең еллык Шигърияте булган татар халкының мең генә шагыйре булганмы?
Күпләре билгесез… язганнар-тапканнар…
Аларның Рухлары тынычсызланып ятадыр. Үксидер. Иңридер… Аларның Сүзләрен дә терелтеп язарга кирәктер, бәлки.
Күптән инде безгә Татар Шигырен Күккә чөяргә вакыт! Ә без Аны күбрәк таптыйбыз… Ә бит шигырьне Күккә чөяр өчен, йолдыз итеп кабызыр өчен, шигърияткә күбрәк Күкләр дәшеп китергәннәр булуы кирәк!..

…Моннан берничә еллар элек, Казанда чагымда, Илдар абыйны күрү өчен, аның эш бүлмәсенә кердем. Хәл-әхвәл сорашканнан соң беренче туры (бәлки мәнсезрәктер дә?!) соравым:
— Ни сәбәпле сезнең икенче сулышыгыз ачылды? — булды.
Кирле-мырлы, өтек-тәтек бу сорау җөмләне колагына элгәч, шагыйрь бераз гына тын торды да, дөресрәге, тирән итеп сулыш алды да бармагын Күккә “терәде” һәм аңа хас әдәплелек вә зыялылык белән тыйнак кына әйтте:
— Алар дәшә…
Мин ни дияргә дә белмәдем… Экстазда калдым. Моңлы-серле тылсымлы-сагышлы экстаз иде бу…
Беравык торганнан соң, Шагыйрь, ике кулын да өстәлгә куеп, кулына Каләмен алды һәм болай диде:
— Син моны аңлыйсың.
Аңламыйммы соң?!?!
Әле моннан алда гына үзенең бер шәлкем шигырьләре өстенә:
“Рафаэль, син минем хәлне аңлыйсың”, — дип язып биргән иде ул. Күкләр дәшсә…
Алар дәшмәсә?..
“Мин Мәңгелекнең кайсы ноктасында?” — дип яшисең. “Күктән серле аваз көтеп” яшисең һәм шулай язасың да. Яшәгән кебек язасың! Инде Күкләр күкрәп дәшсәләр — Яшьнәгән кебек язасың!!!
— “Икенче сулышның да ачыла…
— “Күк капусың” да ачыла… Тикмәгә түгел…

Йомгак

Көзге яңгырлар, буранлы кышлар — фәлсәфи уйлар өчен иң кулай вакыт. Андый фасылларда фикерләрен йомгаклана, гүя Галәмгә орынгансың Күпкә ашкансың. Хәер, дөньяда бары да йомгаклана ич: Җир үзе — йомгак, Кояш — йомгак, Галәм — йомгак… Кеше гомере дә — йомгаклана… Ачы күз яшьләре дә, кайгы-хәсрәт тә, бәхет-шатлык та, сөенеч-көенечләр дә, сөю мизгелләре дә, мәхәббәт-нәфрәт тә…

Менә бу язмам да йомгакланып килә. Аның төп герое — “Илдар Юзеев Моңы” турында мин көзге яңгырларда да уйландым, кышкы бураннарда да фикер йөрттем! Шул “Моң” турында язып-язып та күңелдә бары тик “Моң” гына калды, һәркем тормышыннан да шундый бер моң кала. Ә Шагыйрьдән калган моң — Язгы Моң иде ул! Кояшлы, җылы моң… Юзеевча юморлы моң да булырга мөмкин ул, ябалак тавышыдай шомлы моң да… Инде “шомлы моң” дибез икән, анысында җәмгыять куйган максат белән шәхес үзалдына куйган максатның туры килмәве чагыла. Шагыйрь максаты белән шәхес максаты тәңгәл килмәү дә ярылып ята анда… Бу моң дөньяны даң-доң китерә. Ләкин… Ни генә димик, Шагыйрь үз сүзен әйтергә тиеш! Ул бары шуның өчен туган-килгән…

Шагыйрьнең миңа язган хатыннан:
— Бу дөньяда без әйтәсе сүзне беркем дә әйтмәс. Сабыр гына… әйтергә ашыгыйк! Хак сүзләр. Әмма Сүзнең дә Җаны бар. Кирәксез урынга кабаланып куеп, аны рәнҗетмәскә иде.
Ә “сабыр гына… әйтергә ашыгу” — шәп нәрсә!!
Бу үзе — моң. Сүз моңы… Күкләр дәшкән моң…

Рафаэль СИБАТ,
шагыйрь һәм прозаик.
Түбән Шөн авылы (Киров өлкәсе).
“Мирас” № 7, 1999.

 

 

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр