Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен I “ASYL” Бөтенроссия драматургия конкурсы!

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен I ASYL” Бөтенроссия драматургия конкурсы үткәрелүе хакында игълан итә. Конкурс 2019 елның 5 июленнән 30 ноябренә кадәр уза.

Театр драматургларда балалар һәм яшьләр өчен заманча пьесалар язуга кызыксындыру уяту, яшь тамашачы театрлары репертуарын баету, театрларны балалар аудиториясе өчен яңа пьесалар куюга стимуллаштыруны планнаштыра.

Гүзәл Сәгыйтова, театр директоры: “Бүгенге көндә без балалар һәм яшүсмерләр пьесаларына мохтаҗлык кичерәбез. Конкурсны ике телдә – рус һәм татар телләрендә игълан итәргә карар кылдык, талантлы авторларларны эзләүдә чикләрне киңәйтергә булдык. Әлбәттә, милли театр буларак, без милли драматургияне һәм театр сәнгатен үстерү бурычын күзалдында тотабыз. Шулай да беренчел максат –  баланың катлаулы дөньясы, аның кичерешләре турында эчкерсез сөйләшү”.

“ASYL” – чынлык, камилеккә ишарә. Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр арасында театр балалар, яшүсмерләр, хәзерге яшьләр проблемалары, фикер һәм хисләр чынлыгын күрергә тели.

Конкурска 0 дән 18+ кә кадәрге балалар һәм балалар хакындагы төрле жанрдагы пьесалар көтелә. Яңа ел һәм башка бәйрәмнәргә сценарийлар, прозага инсценировкалар, әдәпсез телдә язылган текстлар кабул ителми.

Оештыручылар әкиятләр, комедия, комикс, драма, метадрама, гыйбрәтле хикәя (мәсәл), маҗаралар, хыялый, феерия, тарихи, парабола-пьесалар, вербатим техникасында язылган текст һ.б. жанр һәм стильдә язылган пьесаларны укырга әзер.

Конкурс 4 номинациядә үткәрелә, һәр номинациядә 1  пьеса җиңеп чыга.

Конкурсның электрон адресы: asyltextkariev@mail.ru.

Конкурс һәм гаризаны (заявка) рәсмиләштерүнең тулы кагыйдәләре Нигезләмәдә (https://karievteatr.ru/)

НИГЕЗЛӘМӘ

 

  1. Гомум нигезләмә:

1.1«ASYL» драматургия конкурсы Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры тарафыннан Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Россия Федерациясенең Театр әһелләре берлеге ярдәме белән үткәрелә.

 

  1. Максатлар һәм бурычлар

2.1. Конкурсның максаты – балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен яңа драматургия әсәрләре эзләү;

2.2. Конкурсның бурычлары – балалар һәм яшьләр өчен драматургия әсәрләре тууга этәргеч бирү; балалар һәм яшьләр театрларының репертуарын төрләндерү; театрларны яңа пьесалар куюга әйдәү.

 

  1. Оештыручылар:

3.1. Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры (Татарстан, Казан,  Петербург урамы, 55 б, https://karievteatr.ru/);

3.2. Конкурсны үткәрү өчен эшче төркем формалаштыру.

 

  1. Авторларга таләпләр:

4.1. Бер авторга икедән дә артык пьеса җибәрү тыела;

4.2. Анкетага түбәндәге мәгълүматларны теркәргә кирәк (Ф.И.О., туган көне һәм урыны; белеме; һөнәре; кыскача иҗади биографиясе; тору урыны (индекс, адрес), телефон, электрон адрес, пьесаның исеме һәм язылу вакыты. Тәкъдим ителгән номинацияне күрсәтергә).  Әлеге мәгълүматлардан тыш текстлар каралмаячак.

 

  1. Текстларга таләпләр:

5.1. Конкурста татар һәм рус телендә язылган оригиналь пьесалар катнаша;

5.2. Пьеса конкурс игълан ителгәнгә кадәрге соңгы ике елда язылган булырга тиеш (2019 елгы конкурста 2017 елдан да иртәрәк язылган пьесалар катнаша алмый); язылу датасын күрсәтү мөһим;

5.3. Пьеса профессиональ сәхнәдә куелмаган, басма һәм интернет басмаларда дөнья күрмәгән булырга тиеш (авторның шәхси сайтында урнаштырылган булырга мөмкин);

5.4. Пьеса драматургия конкурслары лауреаты, җиңүчесе, башка физик яисә юридик затның милке булмаска тиеш;

5.5. Текстларны электрон почта аша конкурсның электрон адресына (asyltextkariev@mail.ru) «MS Word» текст редакторы форматында (шрифт “Times New Roman”, 14 pt, 1,5 интервал), ZIP программасында архивлаштырып җибәрергә мөмкин. Конкурска җибәрелгән пьесаның титул битендә номинацияне күрсәтергә;

5.6. Пьесалы файлның аерым беркетелүе һәм аның исеме латин хәрефләре белән язылуы мәҗбүри. Мисал өчен, “Kariev_Artist»;

5.7. Пьесаны конкурска тәкъдим итеп, автор шартлар белән ризалаша, текст сәхнәләштерелгән яисә бастырып чыгарылган очракта (басма/цифрлы рәвештә), пьесаның«ASYL» драматургия конкурсы җиңүчесе яисә шорт/лонг-битенә кергән пьеса икәнлеген күрсәтү мәҗбүри.

5.8. Яңа ел һәм башка бәйрәмнәргә сценарийлар, проза әсәрләренә инсценировкалар кабул ителми;

5.9. Әдәпсез эчтәлекле, көчләүгә һәм экстремизмга чакыручы пьесалар кабул ителми;

 

  1. Сайлап алу тәртибе:

6.1. Эшче төркем пьесага номер бирә һәм авторны күрсәтмичә генә текстны Жюри әгъзаларына тапшыра;

6.2. Текстлар һәр жюри әгъзасы тарафыннан куелган баллар суммасы буенча бәяләнә. Шул рәвешле лонг-бит, аннан соң һәр номинациядә иң яхшы пьесалардан торган шорт-бит формалаша;

6.3. Пьесалар рецензияләнми.

6.4. Татар телендәге пьесалар телне белүче жюри әгъзалары тарафыннан сайлап алына, аларның иң яхшылары рус теленә тәрҗемә ителә һәм конкурста катнашуын дәвам итә.

 

  1. Конкурс номинацияләре:

7.1. Конкурс дүрт номинациядә үткәрелә:

– Иң кечкенәләр өчен Asyltext (0дән 6 яшькә кадәр:);

– Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Аsyltext (7дән 10 яшькә кадәр);

– Яшүсмерләр аудиториясе өчен Asyltext (11дән 15 кә кадәр);

– Яшьләр аудиториясе өчен Asyltext (16дан һәм өлкәнрәкләр өчен).

 

  1. Призлар:

8.1. Лауреат-пьесалар һәм шорт-биткә кергән пьесалар театр сайтына урнаштырылачак, шулай ук аерым җыентык итеп бастырып чыгарылачак;

8.2. Һәр номинациянең җиңүчеләре мактаулы дипломга һәм акчалата бүләккә лаек булачак (суммасы конкурсның лонг-битен игълан иткәндә әйтеләчәк);

8.3. Һәр номинациядә бер пьеса җиңеп чыга. Жюри теге яки бу номинациядә җиңүчене билгеләмәскә хокуклы;

8.4. Оештыручылар махсус бүләкләр билгеләргә мөмкин;

8.5. Җиңүче пьесалар Г. Кариев театрының “Tamga» режиссерлык лабораториясендә катнашырга тәкъдим ителәчәк (авторларга бу хакта өстәмә игълан ителәчәк);

8.6. Бүләкләү тантанасы Г.Кариев театрында узачак  (Казан, Петербург урамы, 55б);

8.7. Бүләкләү тантанасы һәм режиссерлык лабораториясе үткән көннәрдә оештыручылар конкурста катнашучыларның юл һәм тору урынына бәйле финанс чыгымнарын күтәрми.

 

  1. Авторлык хокуклары:

9.1. Конкурска җибәрелгән пьесаларга хокуклар авторларның үзләрендә кала;

9.2. Оештыручылар һәм Жюри әгъзалары конкурска килгән пьесаларны бастырып чыгаруга яки сәхнәләштерергә хокуклы;

9.3. Конкурс эшчәнлегеннән тыш пьесаларны һәртөрле коммерцияле файдалану автор белән аерым килешү таләп итә һәм автор рөхсәтеннән башка мөмкин түгел.

 

  1. ASYL-2019 конкурсының хөкемдарлары:

10.1. Жюрига профессиональ белгечләр: драматург, режиссер, театр тәнкыйтьчеләре, әдәбият галимнәре,театрларның әдәби бүлек мөдирләре керә.

10.2. Жюри әгъзаларына Конкурста катнашу тыела.

10.3. Җиңүчеләрне жюри утырышында күпчелек тавыш бирү юлы белән сайлап алалар.

10.4. ASYL-2019 конкурсының жюри әгъзалары:

Жюри рәисе — Ренат Әюпов – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Кариев театрының баш режиссеры,

Әлфәт Закирҗанов — филология фәннәре докторы,  ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире,

Нияз Игъламов — театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек җитәкчесе, “Алтын битлек” Милли театр премиясенең эксперт советы һәм “Любимовка” драматургия фестивале әгъзасы, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты.

Оксана Кушляева – «Петербург театраль журналы» мөхәррире, А.М. Володин исемендәге «Пять вечеров» (“Биш кич”) Бөтенроссия фестивале модераторы, “Алтын битлек” Милли театр премиясенең эксперт советы, “Любимовка” драматургия һәм А.М. Володин исемендәге “Биш кич” фестивале кысаларында “Беренче укулар” фестивале әгъзасы,

Юлия Тупикина — кино- һәм театраль драматург, драматренер, «Кульминация», «Любимовка», «Евразия», «Беренче укулар», «Действующие лица» һәм күпсанлы конкурслар лауреаты,

Гөлшат Фаттахова — театр белгече, Казан дәүләт мәдәният институты укытучысы,

Миләүшә Хабетдинова – әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты (Филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институты), Филология һәм мәдәният, Tatarica журналларының баш мөхәррире.

 

  1. Үткәрү вакыты:

11.1. Гаризалар (заявкалар) 2019 елның 5 июленнән 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.

11.2. Лонг-бит 31 октябрьгә кадәр формалаша;

11.3. Шорт-бит 15 ноябрьгә кадәр формалаша;

11.4. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү 30 ноябрьдә булачак.

 

  1. Конкурсны үткәрү тәртибе:

12.1. Конкурс турында игълан ТР Мәдәният министрлыгы, РФ Театр әһелләре берлеге, ТР театр әһелләре берлеге, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының мәгълүмати порталларында һәм театр партнерларының мәгълүмати ресурсларында урнаштырылачак;

12.2. Пьесалар asyltextkariev@mail.ru электрон адресына кабул ителә.

 

  1. Нәтиҗәләр турында хәбәрләмә:

13.1. Оештыручылар җиңүчеләргә нәтиҗәләрне турыдан-туры хәбәр итәләр;

13.2. Нәтиҗәләр Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының һәм театр партнерларының мәгълүмати ресурсларында басылып чыгачак.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр