Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мәдинә Маликова иҗаты эзләнүләргә этәрде,  иҗатка рухландырды

Каһарман шагыйребез туган февраль аенда Сарман районы Җәлил бистәсенең икенче санлы урта мәктәбендә республикакүләм «Шушы яктан, шушы туфрактан без» фәнни-гамәли конференциясеүткәрелә. Ул Сарман төбәгеннән чыккан язучыларның юбилейларына багышлана һәм алар иҗатын пропагандалауны  күздә тота. Шушы исем астында ул быел өченче тапкыр оештырылды һәм  Г.Тукай исемендәге дәүләт  премиясе лауреаты, язучы Мәдинә Маликованың 85 яшьлек юбилеена багышланды.

Укучылар, мөгаллимнәр якташыбыз иҗатына нигезләнеп тикшеренүләр алып барганнар, иҗат иткәннәр, драматургның әсәрләрен өйрәнгәннәр. Фәнни бәйгенең финалында район, бистә, район мәгариф бүлеге җитәкчеләре, методистлар, «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе җитәкчелеге, хөрмәтле жюри әгъзалары, фәнни эшләрен яклаучылар һәм 1 тур җиңүчеләре катнашты. Мәдинә апаның үзенең була алмавы күңелне төшерсә дә,  аның якташлары – Мортамак авылы апаларының  «Чишмә» фольклор ансамбле җырлары, туганы Гөлфирә Маликованың, Мөнирә  Исмәгыйлеваның, Фәнүзә Салиховаларның чыгышлары ямь өстенә ямь булды,  язучыга якташларыннан сәламнәре, чиксез рәхмәте, хөрмәте булып яңгырады. Укучыларның, укытучыларның эшләрен бәйгенең  фәнни җитәкчеләре Хатыйп Йосыф улы Миннегулов, Лилия Котдус кызы Хисмәтова, «Сөембикә» журналы хезмәткәре Раилә Хәялиева, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Рүзилә Әхтәмова, «Җәлил чаткылары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, Мәгариф бүлеге методистлары бәяләде.

Мәктәп коридорларында укучылардан килгән макетлар, рәсемнәр күргәзмәләре эшләде, алар зур кызыксыну уятты.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр