Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллыда җәлилчеләрне искә алдылар

Республикабызда һәр ел августның егерме бишенче числосында җәлилчеләрне искә алу чаралары һәм акцияләре уза. Бу көнне Чаллыда быел да Муса Җәлилгә куелган һәйкәл янында шәһәр зыялылары җыелды. Язучылар, шәһәр советы депутатлары, мәктәп укытучылары халкыбыз батырлары алдында баш иеп, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, минутлык тынлык белән җәлилчеләргә хөрмәт белдерделәр.

Митингны Чаллы төбәге Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин  ачып җибәрде. Ул җәлилчеләрнең һәрберсе хөрмәтләп искә алуга лаек булуын ассызыклады. Бу батыр каһарманнар татарларның ныклы рухлы, бердәм халык икәнен дөньяга танытты, диде ул. Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Әлфия Ситдыйкова, Айрат Суфиянов, Рәкит Аллабирде халкыбызның бөркет йөрәкле улларына багышлап үз шигырьләрен укыдылар. «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары исеменнән Раушания Гыйләҗева шагыйрьгә тирән хөрмәтен белдерде. Шәһәр советы депутаты Фирдәүсә Әюпова татарның кыю улы Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгын яшь буыннарга җиткерүнең мөһимлеген әйтте. Мондый акцияләр киләчәктә зуррак масштабта үтәчәгенә ышаныч белдерде. Җәлилчеләрне искә алу тантанасын шәһәр Үзәк китапханәсенең өлкән китапханәчесе Роза Хамидуллина  алып барды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева