Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлеге рәисе: Конституциядәге төзәтмәләргә өмет белән карыйм

 Россия Конституциясенә төзәтмәләр мәдәният һәм туган телләрнең әһәмиятен бик яхшы чагылдыра. Әлеге нигезләмәләрне инде

күптән шушындый дәрәҗәдә беркетергә кирәк иде, дип белдерде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов «Татар-информ» агентлыгына.

«Төп законга төзәтмәләр буенча эшче төркемгә төрле төбәкләрнең вәкилләре, шул исәптән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да керә. Мин аларның эшенә өмет белән карыйм һәм барысы да тормышка ашачагына ышанам», — диде ул.

68нче маддәгә төзәтмәдә «Россия Федерациясендә мәдәният аның күпмилләтле халкының уникаль мирасы булып тора. Мәдәнияткә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелә һәм саклана» диелә.

(Татар-информ, Диана Авакян)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр