Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ РЕСПУБЛИКА СЕМИНАРЫ КАГЫЙДӘНАМӘСЕ

  1. Гомуми кагыйдәләр

1.1. Татарстан Республикасы яшь язучылар семинары (алга таба – Семинар) Татарстан Республикасы язучылар берлегенең 85 еллыгы кысаларында үткәрелә, татар һәм региональ  рус телле әдәбиятларның иң яхшы традицияләрен дәвам итүче талантлы башлап язучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлеш тота.

1.2. Семинарны гамәлгә куючы: Татарстан  Республикасы Язучылар  берлеге.

1.3. Семинарны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, “Казан утлары”, “Идел”, “Идель”, “Казань” журналлары,  “Мәдәни җомга” газетасы, Казан федераль университеты.

1.4.  Яшь  язучылар республика семинарының кагыйдәнамәсе (алга таба – Кагыйдәнамә) семинарның максатын һәм бурычларын, аны уздыру тәртибен билгели.

1.5. Семинарда гомуми белем бирү учреждениеләре, урта профессиональ  һәм югары  профессиональ  белем  учреждениеләре укучылары, югары уку йортлары  студентлары, Казанда һәм башка торак пунктларында яшәүче эшчеләр һәм хезмәткәрләр катнаша.

1.6.  Семинарны уздыру вакыты: 2019 елның 1 ноябреннән 29 ноябренә кадәр.

  1. Семинарның максаты – талантлы яшь авторларны эзләп табу, аларның беренче әсәрләрен дөньяга чыгару һәм укучыга җиткерү мөмкинлеге бирү, яшь язучыларга аралашу һәм иҗади багланышлар өчен шартлар тудыру, аларның игътибарын Татарстан Республикасы һәм Россия халыкларының тарихына, мәдәниятенә, әдәби традицияләренә юнәлтү.
  2. Семинарның бурычлары:

– яшь  шагыйрьләр, прозаиклар һәм драматургларны әдәби осталыкка өйрәтү;

–  яшь иҗатчыларны туплау һәм аралашуга шартлар булдыру;

– башлап язучы талантлы әдәбиятчыларның  казанышларын трансляцияләү;

–  яшь авторларның әдәби-иҗади потенциалын  стимуллаштыру, әдәби-стилистик күнекмәләрен үстерү, һөнәри осталыкларын камилләштерү.

  1. Семинарның эчтәлеге һәм үткәрү тәртибе.

4.1. Семинар ике этапта уздырыла:

I этап (сайлап алу) – 2019 елның  1 ноябреннән 28 ноябрена кадәр;

II  этап ( кара-каршы) – 2019 елның 29 ноябрендә.

4.2. Катнашучылар – 17 яшьтән 35 яшькә кадәр.

Семинарга катнашу өчен түбәндәге таләпләрне үтәү мөһим:

– ФИОны, яшеңне, укыган яисә эш урыныңны, әгәр бар икән – әдәби берләшмәңне, контактлы телефоның, электрон адресың, әсәреңнең атамасын күрсәткән гариза язуга (кагыйдәнамә  № 1);

– иҗади әсәреңне оештыру комитетына җибәрү:

(шигырь –  10 нан, хикәя – 2 дән артык булмасын, бәян – 1, пьеса – 1);

–  иҗади биографияңне юллау.

Семинарда катнашу өчен гариза  doc форматында,  Times New Roman  шрифтлы, шрифт размеры 14 булырга тиеш. Гариза белән кыскача биографик белешмә һәм авторның  gif  яки  jpeg  форматлы фоторәсеме булырга тиеш.

Әсәрләр Microsoft Office  редакторында, doc  форматта, Times New Roman  гарнитуралы, шрифт размеры – 14, юл интервалы – 1,5, полясы – 2,5 см., куш тырнаклар – «елочка»  формасында булу шарт. Ике биттән    артык күләмле хезмәт битләренең санын, әсәрнең титулында авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, булса (псевдоним) тәхәллүсе һәм хезмәтнең атамасын күрсәтү зарур.

Семинарга  материалларны хәзерләү һәм тапшыру өчен тотылган чыгымнарны катнашучылар үзләре күтәрә.

2019 елның 20 ноябреннән соң килгән әсәрләр кабул ителми, рецензияләнми  һәм кире кайтарылмый, аларга  акча түләнми.

4.4. Семинарда өч секция эшләячәк: “Шигърият (татарча һәм русча)”,      “Чәчмә әсәрләр (татарча һәм русча)”, “Драматургия (татарча һәм русча)”. Семинарга моңа чаклы басылып чыкмаган, конкурсларда катнашмаган, семинар максатына һәм бурычларына туры килгән татар һәм рус телләрендәге кече форматлы шигъри, чәчмә, драматургия әсәрләре кабул ителә.

4.5. Семинарның сайлап алу этабына катнашу өчен авторлар  әсәрләре оештыру комитетына 2019 елның 20 ноябренә кадәр  ramisaymetov@rambler.ru  электрон адресына (яисә 420012, Казан шәһәре, Мөштәри урамы, йорт 14 адресы белән) җибәрелә. Корреспонденциянең 20 ноябрьгә кадәр килүе исәпкә алына. I этап нәтиҗәләре 2019 елның 26 ноябреннән дә соңга калмыйча Язучылар берлеге сайтына https://sptatar.com  урнаштырыла.

4.6. Семинарның  II  этабы 2019 елның 29 ноябрендә Татарстан Язучылар берлеге бинасында (420012, Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14, тел.: 236-97-71) уздырыла. Икенче этапта семинарга алынган әсәрләр җентекләп тикшерелә, әдәби осталыкны үстерү буенча киңәшләр бирелә.

4.7. Килгән әсәрләр секция җитәкчелеге тарафыннан анализлана, фикер алышуда  секциягә кергән барлык авторлар да катнаша.

4.8. Семинарга катнашучы авторларның һәм кунакларның туклану, кунакханә һәм юл чыгымнары үзләре яисә аларны җибәргән оешма исәбенә эшләнә.

4.9. Семинар нәтиҗәләрендә иң яхшы дип табылган әсәрләр “Казан утлары”, “Идел”, “Идель”, “Казань”, “Ялкын”, “Казанский  альманах” журналларына,  “Мәдәни җомга” газетасына тәкъдим ителәчәк һәм  Татарстан китап нәшриятында  бастырып чыгарыр өчен  яшь  язучылар әсәрләре тупланмасына  сайлап алыначак.

5.0. Семинарның йомгак матбугат релизы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге сайтында дөнья күрәчәк.

Яшь  язучылар семинары кагыйдәнамәсенә кушымта

Гариза формасы

– Ф.И.О.

– язучының яше

– район

– шәһәр

– белем учреждениясе яисә хезмәт урыны

– автор, әсәрнең атамасы (исеме)

– Ф.И.О. (әдәби оешма җитәкчесенеке)

– контакт телефоннар

– катнашучы язучыныкы

– әдәби оешма җитәкчесенеке

Мин, (Ф.И.О.) №152 – ФЗ “Персональ  (шәхси) мәгълүматлар турында” 2006 ел, 27 июльдәге  Федераль  законга нигезләнеп, үземнең шәхси              мәгълүматларымны  эшкәртүгә каршы түгеллегемне белдерәм.

 

Ф.И.О.     ______________________________/_____________/

Дата:                                                                   (имза)

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм