Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан язучылары Башкортстанда узучы масштаблы чараларда катнашалар

 

10-11 октябрьдә бер төркем дин әһелләре һәм зыялылары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Башкортстандагы бөек шәхесләребезнең каберләрен зыярәт кылып, алар йөргән сукмаклардан Уфаның тарихи урыннары белән танышалар.
Әлеге сәфәр Башкортстан Республикасының 100 еллыгы уңаеннан һәм дини, милли тормышыбызда, мәдәният һәм сәнгатебездә тирән эз калдырган бөек шәхесләребезнең юбилейлары уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырыла.
Ике көнлек программа кысаларында Туймазы районының Төмәнәк авылында урнашкан “Бабай утары” белән танышу, Уфа шәһәренең Мөселман зиратына бару, Хәкимия мәчете, Хәкимов йорты, Галия, Хәсәния мәдрәсәләре, З. Камали йорты биналары һәм башка тарихи урыннарга, мәчетләргә бару каралган. Шулай ук Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин белән дә очрашулар көтелә.
Исегезгә төшерәбез: быел тормышлары һәм иҗатлары турыдан-туры Уфа шәһәре һәм Башкортстан белән бәйләнешле булган күп кенә шәхесләребезнең түгәрәк даталары искә алына. Ризаэддин Фәхретдин, Дәрдемәнд, Мәрьям Солтанованың тууларына – 160 ел, Мөхлисә Бубыйның тууына — 150, Сәйфи Кудашның тууына – 125, Мостай Кәримнең тууына 100 ел.
( Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте язмасына нигезләнеп).


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева