Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мәдәният министрлыгы Фатих Кәрим һәйкәле өчен иң яхшы эскизга бәйге игълан итә!

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы татар шагыйре Фатих Кәримгә һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектына иҗади конкурс үткәрә. Конкурста иҗади берлекләр әгъзалары булган скульпторлар, рәссамнар, дизайнерлар, архитекторлар катнаша ала.

Конкурс 2020 елның 5 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Катнашу өчен Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенә 2019 елның 11 ноябреннән 2020 елның 15 гыйнварына кадәр эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. (Адрес: Казан ш., Пушкин ур., 66/33, 113, 115 кабинетлар.)

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм