Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

“Тын калыгыз да тыңлагыз!”

17 нче  октябрьдә Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә танылган шагыйрә һәм журналист Нәҗибә Сафина белән бик җылы очрашу узды. “Тын калыгыз да тыңлагыз!” дип исемләнгән чарага шәһәрнең каләм әһелләре, татар теле укытучылары, шагыйрәнең иҗатына битараф булмаган әдәбият сөючеләр җыелган иде. Кичәне «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Әдәбият тарихы музее хезмәткәре Роза Хәмидуллина алып барды.

Тын калып тыңларлык күпсанлы гамьле мизгелләрне үз эченә алган чараның  рухын Шагыйрә үзе билгеләде. Холкына һәм иҗатына  миллилек,  туры сүзлелек хас булган Нәҗибә ханым җанын телгәләгән мәсьәләләргә тукталды, күңелдән күңелгә барып җитәрлек шигъри ярсуын-борчуын ирештерде, кызык та, кайвакыт кызганыч та булган тормыш хәлләрен бәян итте. Чаллы педагогия университеты  студентлары башкаруында лирик шигырьләр дә, авторның үзе башкаруында милләтпәрвәрлек рухы белән сугарылган шигырьләр дә яңгырады кичәдә.

Җир тудырган һәрбер нәрсә

Тамырлы.

Тамырсыз кешене тарих

Танырмы?

Бу кичә гади генә очрашу булмыйча, Нәҗибә ханымның юбилей кичәсе иде. Ләкин ишетеп гадәтләнгән мактау-мәдхия сүзләре түгел, күбрәк рәхмәт сүзләре яңгырады биредә. “Мөдәрриснең максаты – татар әдәбиятына үзеннән бер өлеш кертү булды. Нәҗибә дә – кошлар нәселеннән, исеме зур хәреф белән язылырга тиешле шәхес, дип бәяләгән иде шагыйрь энем Нәҗибәне, ул аны рухташы дип санады”, – диде Мөдәррис Әгъләмовның апасы Рәсимә ханым һә шагыйрәдән “Сөрелгән кош” балладасын укуын сорады.

Кичәдә  чыгыш ясаучылар күп булды.  Күренекле балалар шагыйре Рәшит Бәшәр студент чак хатирәләре белән уртаклашты. Алар укыган төркемнән сигез язучы чыгуы гына да 70нче еллар әдәби мохитенең нинди куәтле булуын сөйли.  Язучы, шагыйрь Мансур Сафин “Казан” журналында эшләгән чакларының уртак истәлекләрен барлады.  Сәхнәгә күтәрелгән Айдар Хәлим  Шәриф Камалның “Акчарлаклар” әсәрендәге өзекне сөйләп, Нәҗибә ханымны акчарлак белән чагыштырды.

Чистай районыннан килгән Роза Закированың баш иеп, Шагыйрәнең аяк очына чәчәк гөлләмәсе куюы да ихлас иде. Нәҗибә Сафинаны биредә гадел, иҗади мөгаллимә буларак та хәтерлиләр икән. Журналист Наилә Вилданова, шагыйрьләр – Айрат Суфиянов, Рәзинә Мөхияр, Рәкит Әбделманов  һәм  сәхнәгә күтәрелгән тагын бик күпләр аның “былбыл йөрәкле лачын”, көрәшче рухлы, көчле шәхес булуына басым ясадылар.

Вакыт кысалары чикләмәсә, истәлекләре белән уртаклашучылар, ихлас рәхмәтләрен белдерүчеләр тагын да күбрәк булыр иде. Кичә Дания Сибгатуллина, Илсөяр Зарипова, Зөлфия Җиһан башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды һәм бергәләп башкарган “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Бу да табигый иде.  Нәҗибә Сафина иҗатының  да нигез ташы – милли рух, асыл максаты – туган телне, татарлыкны саклау омтылышы түгелмени?!

 

Лилия Фәттахова,

Чаллы.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм