Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Экспертлар: Стратегия төгәл һәм аңлаешлы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Гамәл стратегиясендә гуманитар фәннәр киләчәге» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.

Һәркемгә аңлашыла торган документ

Фикер алышуның темасы берничә көн элек «Милли җыен»кабул иткән «Татарлар: Гамәл стратегиясе» документы иде. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры вазифаларын башкаручы Радик Салихов модератор булды. Стратегия буенча фикерләр төрле булса да, фикерләшүнең төп идеясе әлеге документны хуплау иде.

Дискуссияне Тарих институтының дисциплинарара тикшеренүләр бүлеге мөдире Бәхтияр Измайлов ачты. Аның фикеренчә, кайбер җитешсезлекләргә дә карамастан, бу юлы һәркемгә аңлаешлы документ эшләнгән, ә Стратегиянең баштагы вариантлары халыктан бик ерак иде.

«Стратегия Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар өчен шактый төгәл һәм аңлаешлы. Минем фикеремчә, Гамәл стратегиясенең концепциясе һәм структурасы татар милләте принципларына күбрәк туры килә», — диде Бәхтияр Измайлов.

Татар халкы җанланып китте
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев стратегияне тыйнак кына мактады.

«Стратегия импульс бирде. Татар халкы әллә ни рухланып күтәрелмәсә дә, җанланып китте», — диде Искәндәр Гыйләҗев.

Алга таба ул татар телен белә торган кадрлар әзерләүгә һәм тарихны пропагандалауга, аны популярлаштыруга игътибарны юнәлтте.

Институтның этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдире Гөлнара Габдрахманова түгәрәк өстәлдә катнашучыларны милли үзаң социологиясе темасына үзе уздырган тикшеренү нәтиҗәләре белән таныштырды. Аның сүзләренчә, мәсәлән, үзен татар дип атаучы респондентлар саны соңгы берничә ел дәвамында арта икән.

«Туган җир — Родной край» журналының баш мөхәррире һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков стратегияне бераз тәнкыйтьләде һәм аны камилләштерү эшен дәвам итәргә кирәк, диде. Моның өчен бер институт вәкилләре белән генә чикләнмичә, Стратегияне яхшырту буенча эшли торган экспертлар советын киңәйтергә кирәк.

Стратегия бәхәсле тема түгел
Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев стратегияне яклады. Аның сүзләренчә, «стратегия бәхәсле тема түгел, аны ачуланырга һәм артык мактарга кирәкми». Ул мәктәпләргә һәм югары уку йортларына факультатив буларак «Татарстан тарихы» фәнен кайтарырга тәкъдим итте. Римзил Вәлиев фикеренчә, Татарстан тарихының мәгънәсе бик зур.

«Стратегиядә шундый фикер бар: әгәр без үзебез татарча сөйләшмәсәк, тарихны өйрәнмәсәк, тарихи һәйкәлләрне сакламасак, аларны беркем дә сакламаячак», — диде Римзил Вәлиев.

Амстердам университеты профессоры Әлфрид Бустанов татар тарихын өйрәнүдә яңа заманча алымнар эшләү, фәнни һәм тарихи тикшеренүләр өчен яңа аналитик аппарат булдыру кирәклеге турында сөйләде.

Түгәрәк өстәл модераторы, Тарих институты директоры вазифаларын башкаручы Радик Салихов киләсе чара милли мәгарифкә багышланачак дип белдерде.

(Чыганак – “Татар-информ”)

Язучылар