Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Китап белән дөнья ачабыз!

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге һәм Республика балалар китапханәсе «Китап белән дөнья ачабыз!» дип аталган зур бәйрәм уздырдылар. Бәйрәмдә Татарстан язучылары, китап укучы балалар, китапханәчеләр катнашты.

2019 елның 1 февраленнән 1 октябренә кадәр «Яраткан китабымның авторына хат» дип аталган эпистоляр конкурс узган иде. Конкурска  Республиканың 262 китапханәсенә язылган балалар һәм яшүсмерләрдән барлыгы  483 иҗади эш кабул ителде. Конкурсның нигезендә –  балаларны китапка тарту, язучыларның балалар дөньясын ачкан әсәрләрен популярлаштыру идеясе ята. Республика конкурсына 51 язучыга атап язылган 130 хат узды.

Әлеге зур бәйрәм чарасының иң матур мизгелләре – китап укучы балаларның яраткан авторлары белән очрашуы булды. Бәйрәмдә  танылган язучылар Роберт Миңнуллин, Йолдыз Шәрәпова, Борис Вайнер, Рафис Корбан, Ләлә Гыймадиева, Вера Хәмидуллина, Әхәт Мушинский, Галимҗан Гыйльманов, Алмаз Гыймадиев катнашты.

Танталы бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлеге һәм Республика балалар китапханәсе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Килешүне берлек рәисе Данил Салихов һәм Балалар китапханәсе  директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева имзалады.

2019 елның 1 мартыннан 1 октябренә кадәр узган «Елның иң яхшы балалар китапханәсе» һәм «Елның иң яхшы балалар китапханәчесе» конкурсы җиңүчеләре дә бу бәйрәмдә бүләкләнделәр. Конкурста барлыгы 23 китапханә һәм 25 китапханәче катнашкан иде.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, каләм ияләре  катнашучылар өчен автограф һәм фото-сессия оештырдылар.

Тантананы Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова алып барды. Кичә азагында ул җиңүчеләрне тәбрикләп җыр башкарды.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева