Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллының үзәк китапханәсе кабат язучыларыбызны кабул итте

Җәйнең соңгы көннәренең берсендә Роза Хәмидуллина тарафыннан оештырылган бу әдәби очрашу, һәрвакыттагыча, гамьле һәм матур булды. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, шагыйрьләр Сирень Якупова, Рәзинә Мөхияр, Айрат Суфиянов, Зөлфия Нигъмановаларның чыгышы тыңлаучыларның күңеленә уй-фикер, хис, моң өстәде.

Ә каләм әһелләре өчен мондый ихлас аралашу, билгеле инде, илһам чыганагы булып тора. “Чаллының мәдәният  идарәсенә, китапханә хезмәткәрләренә, әдәбият сөючеләргә зур рәхмәт. Алдагы көннәрдә дә бергә булып, рухи байлыгыбыз белән уртаклашып яшәргә насыйп булсын”, – диделәр алар, киләсе очрашуларга кадәр саубуллашканда.

 

Г. Абдуллина


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин