Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллыда “Тылсымлы каләм – Волшебное перо” фестивале узды

Чаллы шәһәренең  Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә “Тылсымлы каләм – Волшебное перо” дип аталган икенче төбәкара әдәби фестиваль  узды.

Бик күп яшь каләм тибрәтүчеләрне, әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләрне бергә туплаган бу чара “Шигърият” һәм “Проза” мәйданчыкларында гөрләде.
«Шигърият дөньясында» –  «Поэзии чарующие строки» мәйданчыкларына шагыйрь, прозаик Рәшит Бәшәр, шагыйрә Илсөяр Иксанова, шагыйрә Алла Орехова  җитәкчелек иттеләр. Ә инде проза өлкәсендә көчләрен сынаучылар язучылар Марс Яһүдин һәм Зимфира Исламова белән иҗади элемтәдә булдылар.

Бу фестиваль кысаларында талантлы шагыйрә, Шәйхи Маннур, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе Илсөяр Иксанова белән искиткеч җылы, гамьле очрашу да үтте. Шагыйрәнең ” Кешеләргә ышанасым килә…” дигән шигырь юллары белән исемләнгән кичә шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды, матур, затлы, мәгънәле аралашу үрнәге булды. Чаллы шәһәренең мәдәният идарәсе ярдәме белән оештырылган фестиваль җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева