«Мондый хезмәт безнең мәдәни-тарихи мирасы никадәр зур булуы турында искәртә. Галимәнең безгә китап булып әйләнеп кайтуы бәхет түгелмени? Аның хезмәтләре, эшчәнлеге безгә татар мәдрәсәләренең никадәр зур белем бирүен аңлата сыман тоела. Аның хатын-кыз булуы шулай ук әһәмияткә ия. Галимнәребез сафына тагын бер якты йолдыз кабынганын күрәбез», — диде ул.
Дания Заһидуллина әлеге китап тарихыбызда биобиблиографик жанрның 21 гасырда да дәвам иткәнен әйтте. «Галимнәребез арасында шушы юнәлештә хезмәт иткәнлеге турында сөйли. Гомумән алганда, мирасны кайтару яшьләрнең хезмәтеннән башка була алмый. Безнең милләтебезнең киләчәге бар дип әйтергә була», — дип сөйләде ул.
Татарстанның Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова галимнәр республикада саклана торган байлыкны өйрәнергә тиеш дип әйтте. «Аны һәркем башкарма алмый. Энциклопедик белемле кешеләр аз. Шуңа күрә дә мин Әлфрид әфәндегә рәхмәтле. Зинһар, музейларга килегез. Анда шундый күп байлык җыелган. Мәгълүмати базалар ясау шарт. Сезгә эшләргә тагын да насыйп булсын», — диде ул.
Әлфрид Бостанов Зәйнәп Максудованы шәхес буларак үрнәк дип саный. «Зәйнәп апа шикелле кешеләр татар халкының киләчәге өчен эшләгән. 1920-1930 елларда татар халкы зур үзгәрешләр кичерә. Шушы вакытта ук ул кулъязмаларны өйрәнү эшен башлый. Гарәп язуына, борынгы әдәбиятка тугры кала, татар тарихын өйрәнә. Татар әдәбиятына карашы үзенчәлекле: ул татар әдәбиятын үз итеп кабул итә», — диде ул.
«Кулъязмаларны җыю аның өчен үз-үзен тирәнтен белүгә бер метод булып тора. Зәйнәп апага 400гә якын борынгы китаплар кергән. Зуррак өлеше өйрәнелми калган. Ул укытучы буларак та зур мирас калдырган, укытуда иркен куллана алабыз. Зәйнәп апа — көрәшче һәм милли каһарманыбыз», — диде хезмәт авторы.
Профессор Хатыйп Миңнегулов Зәйнәп Максудова кебек галимнәрнең эшчәнлеге тиешенчә бәяләнмәвен әйтте. «Бу өлкәдә белгечләр тар. Монда универсаль булырга кирәк. Бер үк вакытта телче, тарихчы, әдәбиятчы да булырга кирәк. Зәйнәп апа шулхәтле укымышлы иде. Аның үрнәгендә башка хезмәтләр дә туар, ярдәм генә итәргә кирәк», — дип саный ул.
Фольклорчы Марсель Бакиров үзен Зәйнәп Максудова үләр алдыннан соңгы тапкыр күргән кеше дип атады. «Гарәп-фарсы телләрен су кебек белә иде Зәйнәп апа. Ул миңа архивын калдырды. Әйтик, Болгар чорына бәйләнешле язмаларын миңа биргән иде. Хәзерге Лаеш районы территориясендә Шәһри Кашанның юкка чыгуы турындагы җыр текстының күчерелмәсе бар. Хезмәттәге барлык материал Татарстанның Академик үзәгендә башлангыч алган», — диде ул.
Әлфрид Бостанов китабы кичәгә килгән һәр кешегә дә таратылды. Китап 465 биттән тора, Мәскәүдә нәшер ителгән.
(«Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина).
Яңа комментарий өстәргә