Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Китап» онлайн-радиосының мобиль кушымтасын 5000 тапкыр йөкләгәннәр

 Татар әдәбиятын, татарча иҗатны таныту максатыннан ачылган «Китап» радиосының мобиль кушымтасын AppStore һәм GooglePlay сервисларында 5 меңнән артык тапкыр йөкләгәннәр.

Бу турыда «Татар-информ»га радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтте.

«Китап» радиосы эшли башлаганга ике генә ай. Күзәтүләр буенча, бүтән бер генә татарча радионың мобиль кушымтасы да беренче ике ай эчендә мондый күрсәткечкә ирешә алмаган иде», — дип сөйләде Миргаязов.

Якын арада «Китап» радиосы эфирында Нәбирә Гыйматдинова, Рәмзия Габделхакова, Марат Кәбиров әсәрләре яңгыраячак. Танылган алып баручылар Әбри Хәбриев һәм Рамил Шәрәповны яңа амплуада ачу да көтелә — алар эфирда лирик шигырьләр укыячак.

Радионы тыңлау өчен смартфонга бушлай кушымта йөкләү кирәк:

“Китап” радиосын гамәлгә куючы – “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте.

(«Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева