Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле укучылар онлайн-бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулуга багышланган шигырь бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Сәнгатьле укучылар өчен

онлайн-бәйгене Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татарлары порталы үткәрде. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бәйгедә актив катнашканыгыз өчен һәркемгә рәхмәт белдерәбез! Конкурска карата зур игътибар Габдулла Тукай поэзиясенең ни дәрәҗәдә әһәмияткә ия икәнлеген күрсәтә. Без бу кадәр кеше катнашыр, эшләрнең дәрәҗәсе югары булыр дип уйламадык. Жюри әгъзалары мессенджерларда һәм видеоэлемтә форматында номинацияләр буенча кандидатлар күрсәтү хакында күп тапкырлар фикер алышты», – ди оештыручылар.

Конкурс мәктәп укучыларының иҗади сәләтен ачыклау һәм үстерү, сәләтле балаларны интеллектуаль яктан үстерү һәм аларга ярдәм итү өчен шартлар тудыру, милли мирасны саклау һәм милли мәдәниятне популярлаштыру максатыннан оештырылган. Бәйгегә илнең барлык төбәкләреннән 150дән артык эш килгән.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр