Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар берлеге үз-үзеңне изоляцияләү вакытында #әдәбикич флешмобын башлый

 Бүген (14 апрель)  Татарстан Язучылар берлеге #әдәбикич флешмобын башлап җибәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Язучылар берлеге рәисе урынбасары,

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Аймәт хәбәр итте. «Видеоязмалар һәр кич саен Татарстан Язучылар берлеге берлегенең социаль челтәрләрдәге аккаунтларында куела барачак. Әлеге әсәрләр халыкның рухын күтәрер дип уйлыйм. Флешмоб тәмамлангач, иҗат әһелләре халыкка теләк-фикерләрен җиткерәчәк», — диде ул.

Рәмис Аймәт әлеге флешмобта теләгән һәр кешенең катнаша алуын билгеләп узды. «Актив кешеләрне флешмобка кушылырга чакырабыз. Видеоларны #әдәбикич һәм #минөйдәторам хештеглары белән урнаштыра барырга кирәк», — дип сөйләде ул.

(«Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр