Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре
буенча комиссиясе Премиягә түбәндәге кандидатураларны күрсәтү турында карар кабул итте:
1. Лирон Хәмидуллин («Дәрдемәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен);
3. Шаһинур Мостафин («Ядрәләрне эреткән йөрәкләр», «Алар – Жәлил – Кормаш йолдызлыгыннан!..», «Батырлык кайтавазы» триптихы өчен);
4. Флера Гыйззәтуллина («Яну дәверләрендә», «Башкаемда – дөнья исәпләре» китаплары өчен);
5. Әхәт Гаффар («Язлар моңы» драмасы, «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы», «Олы юлның тузаны» һәм «Богау» романнары, «Дәрья башы» һәм «Әхәт Гаффар. Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» китаплары өчен);
6. Константин Руденко («Булгарское золото: филигранные височные подвески», «Булгарское серебро» китаплар сериясе өчен);
7. Денис Осокин («Огородные пугала с ноября по март» җыентыгы өчен);
8. Фәрит Яхин («Умырзая» романы өчен);
9. Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен);
10. Фәридә Хасьянова («Татар халык әкиятләре» китабында һәм «Тукай балачагы» график диптихында балалар аудиториясенә татар милли мәдәниятен пропагандалаганы өчен);
11. «Сөембикә» операсын чыгарган төркем: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гульнора Гатина;
12. Зөфәр Рәмиев (Габдулла Тукайның иҗади мирасы өлкәсендәге фәнни тикшеренүләре өчен).
Яңа комментарий өстәргә