Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 80 ел!

2019 елның 10-11 сентябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 80 ел тулу уңаеннан түбәндәге чаралар үткәрелә:

1) «XXI гасыр төрки тел белеме: лексикология һәм лексикография» Халыкара фәнни конференциясе;

2) «Хәзерге чорда милли әдәбиятлар: фәнни концепцияләр һәм гипотезалар» темасына Түгәрәк өстәл;

3) Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 80 ел тулу уңаеннан тантаналы утырыш;

4) «Дөнья тел картинасы» ХХХI Халыкара Көзге фәнни мәктәп эше.

«XXI гасыр төрки тел белеме: лексикология һәм лексикография» Халыкара фәнни конференциясенең төп эш юнәлешләре: төрки телләр лексикологиясе: актуаль мәсьәләләре, хәзерге халәте һәм үсеш перспективалары; төрки тарихи лексикология һәм этимология; төрки телләрнең диалекталь лексикологиясе һәм лексикографиясе; чагыштырма лексикология; төрки телләрнең махсус лексикасы (терминология); төрки ономастика; төрки телләр лексикологиясе: социолингвистик һәм лингводидактик аспектлар; төрки телләр лексикографиясе: актуаль мәсьәләләре, хәзерге халәте һәм үсеш перспективалары; киберпространствода төрки лексикология һәм лексикография.

Конференциянең оештыручылары буларак, Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты (Мәскәү) һәм Лингвистик тикшеренүләр институты (Санкт-Петербург) да катнаша. Конференциягә 100 дән артык фәнни доклад кабул ителде.

«Хәзерге чорда милли әдәбиятлар: фәнни концепцияләр һәм гипотезалар» темасына Түгәрәк өстәлдә түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу күздә тотыла: әдәбиятара багланышларның  теоретик мәсьәләләре; милли әдәбиятларда традицияләр һәм яңачалык; милли тарихи-әдәби барышның теоретик мәсьәләләре; хәзерге чорда милли әдәбият: концепцияләр, фәнни мәктәпләр, традицияләр, эзләнүләр.

«Дөнья тел картинасы» ХХХI Халыкара Көзге фәнни мәктәп тел белеменең актуаль мәсьәләләре буенча Чит телләр институты (Санкт-Петербург) тарафыннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә оештырыла. Мәктәп эшендә Россия һәм чит илләрдән фәнни җәмәгатьчелек катнаша.

Чараларда чит иллләрдән (Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Белоруссия) һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Уфа, Чебоксар, Казан, Саранск, Йошкар-Ола, Ижау, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнаша.

Чыгыш ясаучылар – Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясе вице-президенты Габбибейли Иса Акпер оглы, Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясенең Тел белеме институты директоры Нагисойлу Мохсун Зеллабдин оглы, А.Байтурсынов исемендәге Тел белеме институты директоры Кажебек Ерден Задаұлы, Казакъстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының М.О.Аэузов исемендәге Әдәбият һәм сәнгать институты директоры Матыжанов Кенжехан Слямжан улы, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең Үзбәк теле, әдәбияты һәм фольклоры институты директоры Махмудов Низомиддин Мамадали улы, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең Каракалпак гуманитар фәннәре фәнни-тикшеренү институты директоры Альниязов Айтмурат Исмаил улы, Чит телләр институты ректоры Пименова Марина Владимировна (Санкт-Петербург), Россия Фәннәр академиясе Себер бүлекчәсенең Филология институты директоры Силантьев Игорь Витальевич (Новосибирск), Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Псянчин Айбулат Вәли улы, Мордовия Республикасы Хөкүмәте каршындагы Гуманитар фәннәр буенча фәнни-тикшеренү институты директоры Куршева Галина Александровна, Россия Фәннәр академиясе Тел белеме институтының урал-алтай телләре бүлеге мөдире, Россия Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Дыбо Анна Владимировна  (Мәскәү), Кыргыз Республикасы Милли Фәннәр академиясе Ч.Айтматов ис. Тел һәм әдәбият институтының кыргыз әдәбияты кафедрасы мөдире Ыйсаева Нурзина Токтарбек кызы, Санкт-Петербург дәүләт университетының төрки филологиясе кафедрасы мөдире Телицин Николай Николаевич, М.Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Насипов Илшат Сәхиятулла улы, Россия Фәннәр академиясе Тел белеме институтының урал-алтай телләре бүлеге баш фәнни хезмәткәре Мудрак Олег Алексеевич, Л.Н.Гумилев ис. Евразия милли университеты казах әдәбияты профессоры Элтай Аманжол Дуйсенбай улы, Халыкара төрки академиянең өлкән эксперты Козарев Тимур Анатольевич, Россия фәннәр академиясе Лингвистик тикшеренүләр институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Перехвальская Елена Всеволодовна һ.б.

Чараларда Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә.

Юбилей чаралары регламенты:

 

2019 елның 10 сентябре

9.00-10.00 – «XXI гасыр төрки тел белеме: лексикология һәм лексикография» Халыкара фәнни конференциясендә катнашучыларны теркәү (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Бауман урамы, 20 нче йорт);

10.00-12.00 – «XXI гасыр төрки тел белеме: лексикология һәм лексикография» Халыкара фәнни конференциясе пленар утырышы (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залы, Бауман урамы, 20 нче йорт);

14.00-16.00 – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 80 ел тулу уңаеннан тантаналы утырыш (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Конференц-залы, Бауман урамы, 20 нче йорт).

2019 елның 11 сентябре

9.00-13.00 – «XXI гасыр төрки тел белеме: лексикология һәм лексикография» Халыкара фәнни конференциясе секция утырышлары (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залы, Бауман урамы, 20 нче йорт);  

10.00-12.00 – Хәзерге чорда милли әдәбиятлар: фәнни концепцияләр һәм гипотезалар» темасына Түгәрәк өстәл («Манеж» күргәзмәләр залы, Казан Кремле);

14.00-16.00 – «Дөнья тел картинасы» ХХХI Халыкара Көзге фәнни мәктәп ачылу (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залы, Бауман урамы, 20 нче йорт).

 

2019 елның 12-13 сентябре

10.00-16.00 – «Дөнья тел картинасы» ХХХI Халыкара Көзге фәнни мәктәп эше (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залы, Бауман урамы, 20 нче йорт).

 

2019 елның 14 сентябре

10.00-14.00 – «Дөнья тел картинасы» ХХХI Халыкара Көзге фәнни мәктәп эше (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залы, Бауман урамы, 20 нче йорт);

14.00 – «Дөнья тел картинасы» ХХХI Халыкара Көзге фәнни мәктәп ябылу (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залы, Бауман урамы, 20 нче йорт).

 

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (843) 590-55-93, 89274159552.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева