Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Үзешчән театрлар өчен «Яшь талантлар» конкурсы игълан ителде

Конкурсны татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе иҗади проект кысаларында үткәрә. Конкурста җиңүчегә Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыра торган коммерцияле булмаган оешмаларга каралган субсидия бирелә.

Конкурсның төп идеясе һәм сайлап алуда мөһим критерий булып, пьесада татар халкының гореф-гадәтләрен, тормыш рәвешен һәм милли мәдәниятен чагылдыру тора.

Конкурста 4 номинация:

 

  • балалар өчен татар телендә пьеса,
  • балалар өчен рус телендә пьеса,
  • татар телендә пьеса,
  • рус телендә пьеса.

Конкурста 35 яшькә кадәрге авторлар катнаша ала.

Конкурска гаризалар 2020 елның 15 октябренә кадәр оештыручының электрон адресына “Пьесалар конкурсы” тамгасы белән кабул ителә: tatrf@mail.ru

Конкурсның нигезләмәсе: https://fnkat.tatarstan.ru/index.htm/news/1800527.htm


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр