Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Гомер юлын җырлап узсам иде»

Буада һәм Апаста яшәүче иҗатташ дусларын җыеп, 60 яшьлек юбилеен үткәрде шагыйрә-мөгаллимә, язучы Гөлнур Айзетуллова. Казаннан кайтучы мәртәбәле кунаклар да бихисап иде. Район мәдәният йорты сәхнәсендә гөрләгән дүрт сәгатьлек туган көн кичәсе бер сулышта узды.
Зал шыгрым тулды, тамашачы Гөлнур апа белән бер тында бәйрәм итте. Басып караучылар да шактый иде. Юбиляр үз стилендә булды – гади итеп тамашачы белән аралашып, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
– Апас районында туып үссәм дә үземне күбрәк буалы дип саныйм. Чөнки 38 ел гомеремне биредә үткәрдем. Буа миңа көч бирде, авырлыклары белән кыйный-кыйный шагыйрә ясады. Кырык Садак авылы мәктәбендә эшләгәндә 14 километр яланаяк җәяү кайтканда, кызу кояш астында бишәр гектар чөгендер утаганда, Янтуган кырында мылтык тотып суган саклаганда, өчәр көн көтү көткәндә туды минем җырларым. Мин ул вакыйгаларны «күңел ертыклары» дип атадым, – диде шагыйрә. Әлеге хәтирәләр аның китапларына да кертелгән. Сүз уңаеннан, Гөлнур Айзетуллова 8 әдәби җыентык, 500дән күбрәк җырлар авторы.Туган көнендә шагыйрә сөйләп кенә калмыйча, үзе дә җырлады, башкаларга да кушылды. Көй туктап торган арада сәхнәгә берәм-берәм мәртәбәле кунаклар менде. Район җитәкчесе Ранис Камәртдинов Гөлнур ханымга иҗаты белән Буа данын республикага,  чит төбәкләргә танытканы өчен рәхмәт җиткерде. «Буа якташлыгы» җәмгыяте рәисе Ирек Закиров, Ренат Харис, Раил Зыятдинов, Тәүфикъ Сәгыйтов шагыйрәнең иңнәренә  Оренбур шәлен яптылар.


– Гөлнур ханым булмаса,  Сәгъдиев исемендәге мәктәптә минем музей да эшләмәс иде. Республикада 205тән күбрәк язучы арасында да Сез иң актив язучыларның берсе дә әле, – диде Ренат Харис. Бу көнне сәхнәдән дә, видеокотлаулар аша да теләк җиткерүчеләрне санап бетерерлек түгел иде. Рәсми кунаклардан тыш, татар эстрадасының яшь йолдызлары да юбилярга, гади һәм үз итеп, «Гөлнур апа» дип эндәшеп, җырладылар, биеделәр. Мондый хөрмәткә җавап итеп, шагыйрә аларга җырчыларның үз фото, җырлары да кергән «Саф чишмә» китабын һәм чәчкәләр бүләк итте. Буаны мактап башлаган иҗат кичәсенең ахырын да шул нотада тәмамлады Гөлнур Айзетуллова.
–Әгәр дә шушы Буа төбәге миңа канат куймаса, халык мәхәббәтен яуларлык әсәрләр иҗат итә алмас идем. Укучыларым алдында баш иям, – диде бәйрәм хуҗабикәсе.
(Әлфинур Йосыпова. Буа)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар