Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Котлыйбыз! Горурланабыз!

Бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган көн тәмамланып килә. Интернетта гаҗәеп актив, әдәбиятле көн булды ул. Көн дәвамында берлекнең барлык аккаунтларында #ШИГЫРЬБӘЙРӘМЕОНЛАЙН #ПРАЗДНИКПОЭЗИИОНЛАЙН флешмобы барды. Анда 60тан артык каләм әһеле һәм йөзләгән укучылар катнашты. Һәрбер катнашучыга зур рәхмәт!
Язучылар берлеге 2020 елда Тукай премиясенә лаек булган шәхесләрне ихластан котлый. Дәрәҗәле премиягә лаек булучылар исемлеген бүләккә Язучылар берлеге Идарәсе тәкъдим иткән күренекле язучы Лирон Хәмидуллин башлый. Зыялы, затлы, гомерен әдәбиятка багышлаган Лирон аганы кайнар котлыйбыз! Каләм иясе, танылган рус язучысы Денис Осокин, иҗатының бер канаты шигърият булган җырчы Идрис Газиев, шагыйрь либреттосыннан башка гына ярала алмаган операны сәхнәгә чыгаручы командага да -афәрин!

(Булат Хәмидуллин фотолары)

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева