Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллы халкы җәлилчеләрне яд кылды

Чаллы шәһәрендә җәмәгатьчелек җәлилчеләрне искә алды. Каһарманнарны яд итү чарасы Муса Җәлил исемендәге скверда, ачык һавада үтте. Бирегә мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр һәм Чаллы төбәгендә яшәп иҗат итүче каләм әһелләре җыелган иде.

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин үз чыгышында җәлилчеләрнең татар милләтенең йөз аклыгы булуын, алар батырлыгының тиңдәшсез икәнлеген искәртеп үтте. Бу фикерен шигыре белән дә ныгытты. Чарада шулай ук Айдар Хәлим, Рәзинә Мөхияр, Айрат Суфиянов, Лилия Гыйбадуллина һәм башка шагыйрьләр дә чыгыш ясады.

Кичәне алып баручы Роза Хәмидуллина: «Батырларыбыз үлемгә барыр алдыннан бергәләп «Илкәем» җырын башкарганнар. Бу аларның туган илгә мәхәббәтләрен һәм тугры булуларын янә бер раслый», – дип, әлеге җырны тәкъдим итте. Шул рәвешле, батырларны искә алу чарасы ветеран язучы-җырчы Рубис Зариповның моңлы җырлары белән тагы да ямьләнде.

Тантаналы чара ахырында Муса Җәлилнең «Җырларым» әсәре яңгырады. Гамьле тамаша Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

Л. Сираева


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм