
Равиль Фәйзуллин сынчы Әхсән Фәтхетдинов тапшырып калдырган хатларны нәшер итәргә тели. Бу хакта ул «Казан Кремле»
Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында узган түгәрәк өстәлдә сөйләде.
«Әхсән Фәтхетдинов миңа тапшырып калдырган хатларны нәшер итәргә телим. Үзенең эчке серләрен миңа ышанып тапшыруы минем өчен зур хөрмәт билгесе. Дустым алдында үземнең вазифамны үтәргә телим.
Равил Фәйзуллин китапның күләме якынча 800 бит булачагын әйтте, чөнки кайбер хатлар машина тексты белән 70кә якын битне тәшкил итә.
- Әхсән Фәтхетдинов (1939-2012) — Татарстанның сынлы сәнгать тарихында рәсем һәм агач скульптура синтезын төзегән уникаль оста.
Яңа комментарий өстәргә