Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар Түбән Кама китап укучылары белән очрашты

Язучылар, шагыйрьләр белән очрашу Түбән Кама шәһәрендә аеруча зур масштабта, «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында узды. Үткән  җомгада әдәбият, китап сөюче барлык түбәнкамалылар Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә җыелды. Һәрбер тамашачыны ачык йөз, тәмле сүз белән Кол Гали исемендәге китапханә хезмәткәрләре каршы алды. Ә эчтәлекле чараны, үтә дә зур осталык белән, шул ук китапханәнең мөдире Гүзәлия Шәйхрази кызы алып барды.

Әлеге кичәдә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Мәйдан» журналының баш мөхәррир урынбасары Факил Сафин, Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче каләм әһелләре – Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары: Фәтхулла Абдуллин, Нурзия Мирхазова, Рифкать Имаев, Фәрит Имамов катнаштылар. Алар туган телебезнең бөеклегенә, туган ягыбызның матурлыгына мәдхия җырлаучы шигырьләрен укыдылар, яңа гына табадан төшкән китаплары, “Мәйдан”, “Казан утлары” журналларында дөнья күргән әсәрләре белән таныштырдылар, күңелләрендә йөрткән истәлекләре, уй-хыяллары белән уртаклаштылар, теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Түбән Камада яшәүче каләм әһелләренең китапларыннан күргәзмә дә оештырган иде. Бу бай күргәзмә 100 еллык тарихы булган Татарстан китап нәшриятының эшчәнлегенә зур бәя буларак та кабул ителде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр