Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Туган тел көненә багышлап

Туган тел көненә багышланган чаралар кысаларында балалар язучылары –  бертуган  апалы- сеңелле Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар Әлмәт шәһәре 20нче мәктәп укучылары белән очрашты. 350дән артык 1нче -2нче сыйныф укучылары язучы апалары язган әкиятләрне һәм шигырьләрне рәхәтләнеп тыңладылар, сәхнәләштереп уйнап карадылар,табышмакларга җавап эзләделәр. Ахырдан Лилия апаларына һәм Резеда апаларына   күп  сорау бирделәр. Нәни китап сөючеләрне бөтен нәрсә кызыксындыра: ничек китап языла, нәрсә илһамландыра,әсәр озак языламы,кайчан беренче әсәр язылды һ.б  Сорауларына карата,бу балалар китап укый икән, китап укырга ярата икән,дигән фикер туды. Туган телдә булган китаплар укулары белән дә сөендерде балалар.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева