Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Төркиядә Дәрдмәнд турында документаль тапшыру күрсәтелде

 «TRT AVAZ» Төркия дәүләт телевидение каналы татар шагыйре Дәрдмәнд турында документаль тапшыру күрсәтте. Ул «Тамырлар эзендә. Дәрдмәнд» дип исемләнгән. Тапшыруда Дәрдмәнднең тормышы,

иҗаты, ул яшәгән чор һәм Рәмиевләр гаиләсенең татар мәгарифенә һәм иҗтимагый тормышына керткән хезмәтләре турында сүз барды. Галимнәр Исмәгыйл Түркоглу, Рамилә Йылдырым, Чулпан Четин, Гүлшаһ Йылмаз һәм  докторант Ильяс Мифтахов белән үткәрелгән әңгәмәләр аша Дәрдмәнд һәм Рәмиевләр гаиләсе хакында киң мәгълүмат бирелде.
Документаль тапшыру 40 минут дәвам итте. Ул Евразия язучылар берлегенең тәкъдиме һәм ярдәме белән эшләнгән. Сценарий авторы — Якуп Өмәроглу.
«Төркиядә Дәрдмәнд турында беренче тапкыр телевидение тапшыруы күрсәтелде. Бу — зур вакыйга. Моның өчен „TRT“ телерадио корылышына чиксез рәхмәт. „TRT AVAZ“ татар зыялыларын Төркия халкына танытуга зур игътибар бирә. Тапшыру күрсәтелгәннән соң бик күп кеше рәхмәтләрен җиткерде. Дәрдмәнднең тормышы бик үзенчәлекле һәм фаҗигале. Бу тапшыру аның хакында фәнни хезмәтләр язылуга, яңа сәнгать әсәрләре тууына сәбәп булыр, дип уйлыйм», — дип фикерләре белән уртаклашты. Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглу.
Тапшыруда Рамилә Йылдырым Дәрдмәнд шигырьләренә әдәби күзәтү ясады, Чулпан Четин шагыйрьнең тормышын, Төркия белән элемтәләрен аңлатты, Ильяс Мифтахов Рәмиевләр гаиләсенең татар матбугаты аша милләт үсешенә керткән хезмәтләре турында сөйләде. Исмәгыйл Түркоглу Рәмиевләр гаиләсе һәм Дәрдмәнднең тормышы, ул яшәгән чор, тарих белән бәйле мәгълүматлар бирде. Гүлшаһ Йылмаз Дәрдмәнднең татар әдәбиятында тоткан урыны, истәлекләре, китапханәсе һ.б. турындагы фикерләрен җиткерде.

(«Татар-информ», Рушания Алтай).


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина