Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рәхмәт сезгә, каләм ияләре!

22 февраль – ТУГАН ТЕЛ КӨНЕндә – Татарстан язучылары әлеге вакыйгага багышланган күпсанлы чараларда катнаштылар. Казан Федераль Университеты оештырган, күренекле язучы Марсель Галиев иҗатына багышланган чаралар фоторәссам буларак та танылган каләм остасының фотокүргәзмәсен ачудан башланды. Шулай ук бу көнне язучының «Рух» дип аталган китабы да тәкъдим ителде.

Язучылар берлегенең Тукай клубында, Казан мәктәпләре укучылары һәм казан театр көллияте студентлары катнашында оештырылган «И, Туган тел» дип аталган әдәби кичә узды.

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов берлекнең Әлмәт бүлекчәсе оешуга 55 ел тулуга багышланган чарада катнашты. Әдәби-музыкаль кичә форматында әзерләнгән юбилей чарасы шәһәрнең Үзәк китапханәсендә узды.

Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Арча һәм Татарстанның башка шәһәрләре һәм бистәләрендә яшәүче барлык язучылар ТУГАН ТЕЛ КӨНЕнә багышланган әдәби проектларда актив катнаштылар.

РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ХӨРМӘТЛЕ КАЛӘМ ИЯЛӘРЕ!


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина