Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Балачак иленә тугрылык

18 декабрьдә Чаллыда бик матур, җылы, тантаналы кичә узды. 1979 елдан бирле Ак калада яшәп иҗат иткән әдип Рәшит Бәшәрнең иҗат кичәсе булды ул. “Балачак иленнән” дип аталган әлеге кичәгә аның каләмдәшләре, укучылары, укытучылар һәм китапханәчеләр, туганнары, дуслары җыелган иде.

Без барыбыз да балачак иленнән. Ләкин бик сирәкләргә бу самими, хыялый, якты чорда калырга насыйп була. Олылар дөньясында яшәп тә, балалар гаме белән, алар дөньясын ямьләп яшәүчеләр арасында быел 70 яшен тутырган Рәшит ага Бәшәр дә бар. Шагыйрь һәм прозаик, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова, Эдуард Касыймов исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре… Ләкин бу исемнәр арасында иң кыйммәтлесе – танылган балалар шагыйре булуыдыр. Балалар өчен язу аеруча зур осталык, зирәклек сорый бит ул.

Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов та бу хакта телгә алды. Рәшит Бәшәр бармаган мәктәп, балалар бакчасы юктыр, ул дистә еллар буе армый-талмый балаларга шигъри сүзне җиткерә, аларны милли кыйммәтләребез нигезендә тәрбияләү эшен башкара, диде ул һәм Рәшит Бәшәргә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесен тапшырды.

Татасртан Язучылар берлеге җитәкчесе Данил Салихов каләмдәшен классик шагыйрь буларак бәяләде. Бүгенге глобальләшү шартларында экраннар аша үтеп кергән мәдәнияткә каршы куярлык татар балалар әдәбиятының нинди таләпләргә җавап бирергә тиешлегенә дә тукталды язучы. Балалар язучылары җилкәсенә төшкән бу җитди миссиянең зурлыгын ассызыклады. Шуларны аңлап иҗат иткән Рәшит ага Бәшәргә һәм Чаллы язучыларына рәхмәтләрен җиткерде.

Балалар әдәбиятында беренче скрипканы уйнаучы, үтә тыйнак, шул ук вакытта иҗаты балалар әдәбиятының алтын фондына кергән иҗат иясе буларак зурлады Рәшит аганы каләмдәше, якташы Газинур Морат. Балалар әдәбиятына агач тел белән керү тыела, диде ул. Ә Рәшит Бәшәр теле – үтә нәфис, образлы, матур тел. Китапларының тиражы йөз меңгә җитүе дә бик күп нәрсә турында сөйли.  Ничәмә-ничә буын татар баласын тәрбияләгән ил агасы, остаз ул, дип билгеләп үтте Газинур Морат. Чаллыда чыгып килүче “Көмеш кыңгырау” газетасының да балаларга әдәби сүзне җиткерүдәге ролен  югары бәяләде. Ә Рәшит ага Бәшәр – “Көмеш кыңгырау” газетасының даими авторы, киңәшчесе дә ул.

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин үзенең әдәби мәктәбе булган, зур ихтирамга лаек олпат әдипнең кешеләргә игътибарлы булуына, яшьләргә остаз була белүенә, шагыйрьнең иҗади мирасының зурлыгына тукталды. Мәскәүдә нәшер ителгән балалар поэзиясе антологиясенә Татарстаннан өч кенә шагыйрь кертелгән, шуларның берсе – Рәшит Бәшәр, диде ул.

Кукмара якташлык җәмгыяте җитәкчесе Айрат Зәйнуллин, шагыйрьләр Рәзинә Мөхияр, Рәкит Әбделмәнов исә Рәшит аганың кешелекле, кече күңеллелеген, бала җанлылыгын билгеләп үтте. Әдибебез Менделеевск районы җитәкчесеннән дә котлау хаты һәм бүләк кабул итте.

Кичә барышында җырчылар аның шигырьләренә язылган җырларны башкарды. Бу искиткеч мәгънәле, моңлы җырларның барысының да көен Факил Сафин иҗат иткән. Чаллының 17нче хореография мәктәбе, 13нче сәнгать мәктәбе укучылары, башка иҗат коллективлары чыгышлары да ямь өстенә ямь булды.

Әлбәттә, балалар шагыйре кичәсенең төп бизәге – аның шигырьләрен укучы балалар. Бу – бик табигый. Кичәдә Чаллының 29нчы, 52нче, 54нче, 2нче мәктәп укучыларының, 26нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Сәнгатьчә оста башкарылган, иң кадерлесе – саф татарча булган ул чыгышлар тагын бер кат әдәбиятыбызның зурлыгын да, мирасыбызны күз карасы кебек саклау зарурлыгын да искәртте. Рәшит Бәшәр үзе дә һәр чыгышында телебезне саклау мәсьәләсенә тукталмый калмый. Бу юлы да ул борчулары белән уртаклашты, укучылары белән хатлар алышуы, аларның уйлану-фикер йөртүләрен күреп сөенүен билгеләп үтте. Әдәбиятның асыл максатын да шунда күрүен әйтте: әдәбият уйландырырга тиеш, зәвыклы булырга, кеше күңелен баетырга тиеш. “Нинди генә каршылыклар булса да, татар халкы яшәр. Без каршылыкларны җиңеп яшәргә өйрәнгән халык, чөнки артыбызда балаларыбыз, оныкларыбыз тора”, – дигән ышанычын да белдерде Рәшит абый.

Кичә “Туган тел”җыры белән тәмамланды. Балачак илендә дә, олылар дөньясында да иң кадерле сүзләр, уйлар, хисләр бу – “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле…”. Ул сүзләрнең асыл мәгънәсе югалмасын өчен барлык сәләт-тырышлыгын куйган Рәшит ага Бәшәргә сәламәтлек, иҗади куасенең саекмавын теләп калабыз.

 

(Лилия Фәттахова)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева