Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллыда «Шәп бабай, тәти әби» китабын тәкъдим иттеләр

Чаллы шәһәрнең үзәк китапханәсендә 16 китап авторы, шагыйрә Вәсимә Хәйруллинаның «Шәп бабай, тәти әби» дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Әлеге саллы китапта шагыйрәнең балалар өчен язылган сайланма әсәрләре тупланган.

Шигърият бәйрәмендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, шәһәребезнең урта мәктәпләре укучылары катнашты. Чара барышында алар Вәсимә Лотфулла кызының шигырьләре белән чыгыш ясады. Балалар һәм каләм остасы арасында интерактив формада аралашу үтте: яшь тамашачыларга кызыклы сораулар бирелде, чыгышлары өчен билге куелды, китаплар бүләк ителде.

Кичә кунаклары Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин да балалар белән аралашты, шагыйрәгә сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде.

Вәсимә Хәйруллина – ачык һәм нечкә күңелле, дөньяга үз карашы булган, кешелекнең киләчәгенә битараф кала алмаган каләм иясе. Ул 40 ел гомерен белем-тәрбия бирүгә багышлаган Россиянең атказанган укытучысы.

(Муса Җәлил исемендәге китапханә)

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр