Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре тапшырды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасы артында Казансу яр буенда мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре тапшырды. Тантана рәсми затлар Милли китапханә белән танышып чыкканнан соң үтте.

Иң беренче булып, РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин чыгыш ясады. «Бүген берничә объектта булдык, мин хисләремне җиткерер өчен сүз таба алмыйм. Менә әле генә милли китапханәне карап чыктык. Элек бирегә киңәшмәгә чакыралар иде, гел караңгы иде, ә хәзер якты, рәхәт», — диде ул.

«Бүген Республика, шәһәр көне. Бүген ТАССРның 100 еллыгын уздырабыз, күп кенә яңа биналар, объектлар ачыла. Әлбәттә, республикада үзгәрешләр күп, ләкин иң зур байлык — халкыбыз, иң мөһиме — телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре дә Республика көнендә тапшырыла. Бәйрәмнәр һәм премия белән котлыйм», — дип сәламләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән билгеләнгән 2020 ел лауреатлары:

  • Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен);
  • Денис Осокин («Огородные пугала с ноября по март» җыентыгы өчен);
  • «Сөембикә» операсын чыгарган коллектив: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гулнора Гатина;
  • Лирон Хәмидуллин («Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен).

«Рәхмәт, яшәртеп җибәрделәр, киләчәктә дә шулай булсын, әле нәрсәдер эшләргә ниятләрем, планнарым бар, эшләрмен дип торам. Әлбәттә, романнар язмам мин, тарихи әйберләр әзерләргә ниятлим», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Лирон Хәмидуллин.

«Дулкынландыргыч көн. Минем эшләремне күтәреп алып, зур бәя биргәннәре өчен рәхмәт! Шушы бүләккә лаек булырмын дип уйлап йөргәнем булмады, бүләк өчен эшләмисең бит, әгәр халкыңны яратасың, мирасын киң җәмәгатьчелеккә чыгарып таныштырасың икән, җитәкчеләр, җәмәгатьчелек тарафыннан шуңа бәя бирелү зур бәхет», — диде Идрис Газиев.

Алга таба Татарстан Президентыннан махсус бүләк тапшырылды. 40 мең китап алу өчен сертификатны ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова кабул итеп алды.

Тантана күмәк рәвештә «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

(Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр