Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Бөек якташыбызның авылы мирас буларак яшәргә тиеш»

Яшел Үзәндә  соңгы атналарда, дөнья бәясенә торырлык мәгърифәтче якташыбыз Каюм Насыйриның 195 еллыгына багышланган чаралар еш оештырылды.Һәм аларның һәрберсендә үзең өчен әлегә кадәр ишетелмәгән ниндидер яңалык аласың һәм ачыш ясыйсың. Чөнки аның мирасы әле бүгенгәчә тулысы белән өйрәнелмәгән.

Милләтебезнең танылган шәхесләре   Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Зөфәр Рәмиев, Эльмира Шәрифуллина, Рушания Шәфигуллина, Асия Гобәйдуллина, Клара Филиппова, хәзрәтләребез Гәбделхәмит Зиннәтуллин һәм Илдар Гатауллин һ.б. үтемле һәм мәгълүмати чыгышлары, китапханә фондына тапшырылган чын хәзинә булырлык китап-күчтәнәчләре белән Яшел Үзәннең «Родина» музыка театрында узган «Каюм Насыйри мирасы» дип исемләнгән кичәнең бизәге булдылар.

– Шундый конференцияләр балалар өчен дә оештырылсын иде. Алар да галимнәребезне, халкыбызның бөек шәхесләрен белергә тиеш. Мәдәният җитәкчелегендә милләтебезнең асыл егетләре булганда, киләчәгебездән өмет өзәргә ярамый әле. Аллаһ боерса, шәһәребездә дә алга китеш булыр, – диде, Гәбделхәмит хәзрәт, ра йоныбызда мәдәният җитәкчесе итеп татар егете Илнур Гайниев билгеләнүенә уңай карашын белдереп.

Театр бинасының зур залында аңа багышланган күргәзмә җәелгән иде. Олы Ачасырдагы музей хезмәткәрләре күп кенә экспонатлар алып килгәннәр, кунакларны Каюм бабай рецептлары буенча төрле үләннәрдән ясалган чәй белән дә сыйладылар. Бу көнне Каюм Насыйри, аның хезмәтләре, мирасы турында күп сөйләнде. Казандагы музей директоры, шулай ук күренекле якташыбыз Фаил Шәфигуллин кызы Рушания ханымның чыгышы бик тә кызыклы һәм бай эчтәлекле иде.

(Гөлнара Вәлиева. Яшел Үзән)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева