Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мәскәү татарлары Фәүзия Бәйрәмова белән очрашты

Мәскәү татарлары күренекле язучы Фәүзия Бәйрәмова белән очрашты. Чара Мәскәү татарлары штабында узды.

Очрашуга җәмәгать эшлеклеләре, Мәскәүдә яшәүче татар зыялылары, Мәскәү югары уку йортларындагы студент якташлыклары вәкилләре катнашты. Очрашу Дәрдмәнднең 160 еллыгына багышланды.Модератор, “Бердәмлек” яшьләр клубы координаторы Римма Гомәрова катнашучыларны Фәүзия Бәйрәмова белән кыскача таныштырып узды. Шулай ук быелгы “Татарча диктант” вакытында Мәскәүнең “Штаб” һәм “Бердәмлек” оештырган акциясендә Фәүзия Бәйрәмованың “Болын” әсәре нигезендә диктант укылуын искә төшерде.Закир Рәмиев тууның160 еллыгына багышланган очрашу шагыйрь рухына дога укудан башланып китте. Дүрт сәгатьлек очрашу барышында Дәрдмәнднең мирасы, Себер татар авыллары, ТАССРның 100-еллыгы, Республиканың 30 еллыгы кебек күпкырлы мәсьәләләр күтәрелде, язучы тыңлаучыларның күпсанлы сорауларына җавап биреп барды. Катнашучыларга әдибәнең яңа китаплары да тәкъдим ителде. Аларны Мәскәүдә сатып алу мөмкинлеге булмавына уфтанган тыңлаучыларга Бәйрәмова “Штаб”ның үзендә милли китапханә булдырырга тәкъдим итте, бу китапханәнең беренче әсбаплары буларак үзе белән алып килгән китапларын бүләк итте.

Бәйрәмованың үзенә дә бүләк алып килүчеләр бар иде. Мәсәлән, “Милли хәзинә” өстәл уены авторы Салават Сүрмәтов язучыга үзе ясаган уенның яңа версиясен алып килгән – уенның аңлатма язуы хәзер өч телдә – татар, рус, инглиз телләрендә бастырылган, кайбер милли тамгалар кабаттан ясалган. Салават әйтүенчә, Бәйрәмованың үзе белән танышу аның өчен бик истәлекле вакыйга, чөнки “бу кадәр әсәрләрне, сәяхәтнамәләрне бер кеше язуына ышана алырлык түгел” диде ул.

“Штаб” берләшмәсе җитәкчесе Рәстәм Ямалиев  Фәүзия Бәйрәмовага берләшмә исеменнән рәхмәт хаты тапшырды, киләсе очрашуларга аерым конкрет темалар әзерләп, язучы белән кабат очрашулар оештырырга тәкъдим итте, чөнки бу очрашуда чыгышлар да, сораулар да күпсанлы һәм күптөрле иде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева