Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллыда Рахман Шәфигуллинны тәбрикләделәр

Чаллының Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә журналист, ике проза китабы авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рахман Шәфигуллинның 70 яшьлек гомер бәйрәменә багышланган кичә үтте. Бу очрашу Рахман Галимулла улының   хезмәттәшләрен, дусларын, туганнарын, якташларын, каләмдәшләрен  бергә җыйды.

Бер-бер артлы сәхнәгә менгән күпсанлы чыгыш ясаучылар Рахман Шәфигуллинның Чаллы телерадиокомпаниясен оештыручыларның берсе булуын, озак еллар дәвамында аның белән уңышлы гына идарә итүен ассызыкладылар. Рәхмәт һәм котлау сүзләрен җиткерделәр. Юбиляр да кызыклы истәлекләре белән уртаклашты, илебез, Чаллы шәһәре тарихындагы мөһим вакыйгаларны хәтерендә яңартты.

Кичәне оештыручы һәм алып баручы Роза Хәмидуллина Рахман Шәфигуллинның “Йозак”, “Юаш Мирзахан” кебек әсәрләреннән өзекләр укыды. Ямь өстенә ямь булып, җырчылар Илсөяр Зарипова, Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова, Илгизәр Мортазин башкаруында җырлар да яңгырады.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина